Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдәният бүген, иртәгә һәм һәрвакыт чәчәк атсын

25 март — Мәдәният хезмәткәре көне

ҺӨНӘРЕ — ХОББИГА, Ә ХОББИ — ЯРАТКАН ЭШЕНӘ ӘВЕРЕЛГӘН

Надежда Зыкова — безнең районда мәдәният үсеше өчен зур өлеш керткән кеше. Иҗат белән ул әти-әнисе аңа клубта шөгыльләнергә рөхсәт иткәч мавыга (бу 8 сыйныфта була). Надежда клубның сәнгать үзешчәнлегендә катнаша. Казанда программист булып эшләгән елларда иҗат белән мавыгу уе Надежданы 1998 елда яраткан һөнәренә «илтә». 

Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаганнан соң, 5 елдан артык китапханә системасында эшли, ә Яңа Чишмә мәдәният йортына директор кирәк булгач, аны бу эшкә алынырга күндерү авыр булмый, ул күптәннән инде мәдәният йорты эшенә яңалыклар кертергә хыялланган. 

Надежда Михайловна күп кенә район чараларына нигез салучы, Яңа Чишмә халкы аларны яратып өлгерә һәм алар 25 ел дәвамында традициягә әверелә. Аның РМЙ, ә аннары районның клуб системасы белән җитәкчелеге чорында бирегә яшь белгечләр җәлеп ителә. Мәдәният йорты яңачишмәлеләрнең мәдәни ял итү урыны булып тора. 

2005 елда ук Зыкованың беренче конкурс проекты — «Архангел ярминкәсе» 200 мең сум акча эшли. Бу — ул вакытта бик зур сумма, чөнки мәдәният өлкәсе калдык принцибы буенча финансланган булган. Әлеге җиңү аны проектлар булдыруга рухландыра. Дөрес, эш нәтиҗәләре һәрвакытта да ул теләгәнчә килеп чыкмаса да, Надежда Михайловнаның максатчанлыгы һәм тырышып белем алуы 2010 елда аны «Жемчужина народных ожерелий» проектында җиңү яулауга китерә. Ул «Халык бәйрәмнәрен торгызу» номинациясендә җиңә. Шул ук елда ул «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

2019 елның февраленнән Надежда Михайловна Үзәкләштерелгән клуб системасының методик бүлеге мөдире булып тора. Ул район чаралары, концертлар, очрашу кичәләренә сценарийлар яза, «Автор җыры — иҗатка юл» проекты өстендә эшли. Һәм тавыш яздыру студиясе өчен җиһазлар сатып алуга грант ота. Шул вакыттан бирле проект уңышлы тормышка ашырыла һәм җирле бард — җырчылар катнашындагы ел саен үткәрелә торган район чаралары моны һәрвакыт раслый. 

Аның күп еллар дәвамында тупланган эш тәҗрибәсе бер урында гына тормаска мөмкинлек бирә, Надежда Зыкова ел саен квалификация күтәрү курсларын үтә, проект эшчәнлеген булдыру буенча курслар узган һәм хәзер, 25 авыл клубы эшчәнлегенә күзәтчелек итеп, аларны яшь хезмәткәрләргә дә узарга куша. 

Надежда Зыкова эшләгән елларда аның конкурс проектлары ҮКС бюджетына 8 млн 747 мең сум акча китерә (һәм бу әле 25 млн сум грант суммасын исәпкә алмыйча). Шулай ук «Мәдәният йорты фасадтан башлана» проектын булдыруга да ул күп вакытын һәм бар осталыгын керткән. 

Надежда Зыкованың тырыш хезмәте районда да, республикада да игътибарсыз калмый. Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Шуңа күрә аның күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм дипломнары бар, шул исәптән ТР Мәдәният министрлыгыннан да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев