Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов мәдәният бүлеге, БСМ, клублар, АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләрен 25 мартта билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре — Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйлар.
Районда мәдәни мирасыбызны үстерү, халык йолаларын, гореф-гадәтләрен торгызу һәм популярлаштыру буенча мәдәният хезмәткәрләре шактый эш алып баралар. Бүген районда мәдәният хезмәткәрләренең нәтиҗәле эш алып барулары өчен кирәкле булган барлык шартлар да булдырылган, алар лаеклы хезмәт хакы алалар, матди-техник яктан тәэмин итү буенча зур эшләр башкарыла, яңа клублар төзелә. Соңгы елларда Ленинода, Тубылгы Тауда һәм Рус Чабаксарында яңа күп функцияле үзәкләр төзелде, район үзәгендә бик матур сәнгать мәктәбе пәйда булды, Акъярда һәм Зирекледә АМЙлар, РМЙ капиталь ремонтланды, дип билгеләп үтелә котлауда. Барлык мәдәният хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бетмәстөкәнмәс энергия, илһам һәм эшләрендә иҗат уңышлары теләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев