Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мактауга лаек хезмәт үрнәге

Бүген без ЭЭМ нең тагын бер лаеклы ветераны - Хәйруллин Марат Галимҗан улы турында сөйләячәкбез.


Ул 1974 елның 26 маенда Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туа, анда мәктәпне тәмамлый, аннары 1992 елдан 1994 елга кадәр армиядә хәрби йөкләрне озату гаскәрләрендә хезмәт итә. 
1994 елда өенә әйләнеп кайта һәм август аенда ЭЭМ гә, нәкъ менә Яңа Чишмә район эчке эшләр бүлегенә оператив кизү тору ярдәмчесе вазифасына эшкә килә. Аннары ИВС ка конвой бүлекчәсе командиры, аннан янә оператив кизү тору ярдәмчесе булып хезмәт итә. Марат ЭЭМ системасында 2015 елның мартына кадәр хезмәт итте. Аның ничек хезмәт итүе турында тиешле еллар эшләгән өчен 3 дәрәҗәдәге (1 нче,2 нче һәм 3 нче дәрәҗә) медальләр күрсәтә. Алар бары тик мактауга лаеклы хезмәт өчен генә бирелә. Марат «ИВС ның иң яхшы хезмәткәре», «Татарстан ЭЭМ отличнигы» бүләкләре, шәхсән ТР ЭЭМ министры А. В. Хохориннан «Хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәте, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә профессиональлеге һәм инициативасы өчен» дигән Рәхмәте бар. 
ЭЭМ системасында хезмәт итүнең 21 ел эчендә Марат милиция прапорщигы  исеменә кадәр күтәрелгән, шул ук вакытта бер генә шелтә дә булмаган.
1996 елда Марат матур һәм акыллы кыз Гөлнурга өйләнә. Бергә 3 бала тәрбиялиләр: 2 ул – Илназ һәм Булат, шулай ук быел 1 сыйныфка барачак кызлары Алия.
Өлкән уллары Илназ тиздән Россия Армиясе сафларыннан кайтырга тиеш, спортчы. Бәлки ул да әтисе юлыннан китәр һәм полициягә хезмәт итәргә килер.
Яңа Чишмә гимназиясенең 6 нчы сыйныфында укучы уллары Булат спортта бүген башка малайлар хыяллана гына алган һәм көнләшерлек үрләргә ирешкән инде. Бүген ул бокс буенча 1 разрядка ия, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында 40 килограммнан артык авырлык категориясендә Татарстан чемпионы исемен яулаган һәм шулай ук Идел буе федераль округы чемпионы булып тора. Ул әле Краснодар крае Анапа шәһәрендә һәм Россия беренчелегенә көрәшкә әзерләнә. 
Маратның ике улы да спортчылар, физик яктан нык егетләр генә түгел, ә бик тырыш һәм тыйнак егетләр дә. Мондый балаларны тәрбияләү, әлбәттә, әтисенең шәхси катнашыннан һәм аның үрнәгеннән башка гына узмаган. Марат үзе дә спортны ярата, бигрәк тә гер күтәрү һәм ат спортын. Без аларның өйләрендә булдык: әйбәт йорт, нык хуҗалык. Тормыш иптәше Гөлнур – ачык йөзле һәм кайгыртучан хатын. Алар белән аралашканда, аларның бер-берсен бик яратуларын һәм кадерләрен белүләрен аңладык. Аларның гаилә бәхете һәм иминлеге әнә шунда да инде. 
 Хәзерге вакытта Марат Галимҗан улы ЭЭМ пенсионеры, әмма «Корсар» шәхси предприятиесе ҖЧҖ системасында эшләвен дәвам итә, шулай ук ул ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасы әгъзасы булып тора, ветераннар хәрәкәтенең иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Марат Галимҗан улының тормыш юлы полициянең яшь хезмәткәрләре һәм яңа гына эшли башлаган хезмәткәрләр өчен үрнәк булып тора дип уйлыйбыз.
Вәлиҗан Мохсинов, ЭЭМ район бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе
Эдуард Жирнов, район полиция бүлеге начальнигы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев