Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мамык-марля бәйләвечләре тегәбез

    COVID-19 вирусы нык һәм чыдам дип танылган, шуңа күрә аннан ышанычлы сак кирәк.

    Табиблар фикеренчә, вируска каршы фильтрлы битлекләр 5-35% кына саклый. Алар вирусның барлык вак кисәкчекләрен тоткарларга сәләтле түгел, тик сулыш юлларын инфекцияле лайлалар һәм тузан эләгүдән саклый. Микроорганизмнарның аз микъдары сулыш юлларына утыра, әмма сәламәт кешенең иммунитеты аны җиңә яки авыру җиңел формада уза.
    Шунысы мөһим! Фильтрлы саклану битлеге организмга эләгүче вируслар санын киметә. Превентив чаралар иммунитет инфекцияне җиңә алу ихтималын арттыра.
    Яңа Чишмә интернат-йортында белгечләр социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә мамык-марля бәйләвечләрен тегәргә карар кылдылар. Аларны берничә катлам медицина мамык-кәгазь марлясыннан ясыйлар. Иң яхшысы - 4-8 катламлысын сайларга. Катламнар арасына (саклауны көчәйтү өчен) юка мамык салалар. Мондый мамыклы-тукыма фильтры бактерияләрне, материал өслегендә зарарлы матдәләрне яхшырак саклый.
    Вируслардан фильтрлы битлекләрне авыру кешеләр кияргә тиеш. Шулай итеп алар тирә-юньдәгеләр турында кайгырталар һәм инфекция чыганагын киметәләр. Төчкергәндә һәм ютәлләгәндә вируслар белән какырык һавага таралмый, ә бәйләвеч диварларына утыра.
    Сәламәт кешеләргә фильтрлы медицина битлекләре кияргә киңәш ителә, ул сулыш юлларына күп санда вируслар эләгүдән саклый. Җайланмаларны җәмәгать урыннарында, кешеләр күп булган җирләрдә киегез. Ачык киңлекләрдә саф һава сулагыз.
    Сәламәт булыгыз!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: