Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мансур Габбасов: «Сугышта, мин татар, син рус, ул үзбәк, дип аеру юк иде»

Бүгенге көндә алар нибары бишәү генә калды, без аларны Бөек Ватан сугышы ветераннары буларак хөрмәтлибез. Шуларның берсе – Зирекледән Габбасов Мансур Габбас улы.

27 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков Мансур Габбасовка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар.
- Мансур Габбасович, сугышка кадәр сез кем булдыгыз?
- Мин 1932 елның 15 гыйнварында Яңа Чишмә районының Зирекле авылында колхозчы гаиләсендә тудым. 9 бала тәрбияләнгән зур гаиләдә үстем. Сугышка Җиңү белән кайткан абыйларым Гаяз, Максум чакырылган иде. Абыем Вәгыйз 1944 елның 6 гыйнварында Ленинград янында һәлак була. Әтием Хәбиров Габбас Хәбир улы беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышларында катнашкан, 1942 елның 4 апрелендә хезмәт армиясенә мобилизацияләнгән, 1946 елның 5 июлендә инвалид буларак демобилизацияләнгән, авырып, бер елдан соң вафат булды.
Сугыш аркасында мин 5 сыйныф кына тәмамлый алдым, «Яңа Тормыш» колхозына эшкә киттем. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләндем.
- Армиягә кайчан чакырылдыгыз?
- 1951 елда Совет Армиясе сафларына алындым, 3 ел Украинаның Львов өлкәсе Снятин шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә 3240, 3350, 3251 хәрби частьләрендә хезмәт иттем. Бандерачыларга каршы сугыш операцияләрендә катнаштым. Бу вакыйгаларны тану буларак, 2002 елда миңа сугыш ветераны таныклыгы тапшырылды.
Беренче башлап сугышта катнашуым Иваново-Франковск янында булды. Безне, яшь солдатларны, тревога буенча төнлә күтәрделәр, корал, сугыш кирәк-яраклары, коры паек бирделәр. Без аптырап калдык, сугыш күптән бетте бит, нинди сугыш инде тагын? Без хәтта фашистларның ярдәмчеләре - Украин милләтчеләре - бандерачылар белән мондый сугышчан операцияләрнең куркынычлыгын күз алдына да китермәдек.
- Иң авыр, куркыныч вакыйга нинди булды?
- Бандерачыларга каршы сугыш операцияләре төнлә Карпат тауларында үткәрелде. Без үз-үзеңне саклау өчен һәрвакыт сак булырга тиешлегебезне аңладык.  Бандитлар бармы, өй чормасына менәргә мөмкинме икәнлеген белү өчен һәрчак

разведка җибәрдек. Сарайлар бармы? Кайткач разведчик хәлләр ничегрәк булуы турында сөйләде.
- Сезнең дошманга мөнәсәбәтегез.
- Дошман хәйләкәр иде, безнең теләсә нинди ялгышлыкларны кулланды, яшерен, сиздермичә эш итте. Беркайчан да исән килеш бирешмәде, соңгы мизгелдә үзен юк итте. Әсирлеккә бирелмәделәр.
- Җирле халык белән сезнең мөнәсәбәтләр нинди иде?
- Җирле халык белән безнең мөнәсәбәтләр дустанә төстә иде, үзара аңлаштык. Без алар янына кунакка йөрдек, алардан кирәкле мәгълүматлар алдык: хуторларда, авыллардагы хәлләр ничегрәк, яңалыклар бармы, нинди имеш-мимешләр йөри һ.б. Халык безне сөт, каймак, сало белән сыйлады.
- Хәрби коралыгыз бар идеме?
- Безгә түгәрәк дисклы патроннар белән ППШ автоматы, пистолет, авыр һәм җиңел гранаталар бирделәр. Без ГАЗ-51 автомобильләрендә булдык.
- Нинди авырлыклар булды һәм аларны ничек кичерә алдыгыз?
- Карпат тауларында гел салкынча, дымлы һава, томан, вак яңгыр. Кием авырая. Без арый, туңа идек, әмма кием киптерер урын юк, чөнки ут яндыру тыела иде. Төн кунарга туры килгәндә, палаткалар җәеп, киемдә йокларга туры килде. Офицерлар (аларның күбесе сугыш штраф роталары батальоннардан иде) үз йокы капчыкларыннан файдаланды.
- Сугышчан иптәшлек, ярдәмчеллек сизелә идеме?
- Сугышта барысы да зур тату гаилә кебек яшәде, бернинди ызгыш-талашлар да булмады. Мин - татар, син - рус, ул – үзбәк, дигән аерулар юк иде.
- Кызыклы вакыйгалар булдымы?
- Бервакыт операция вакытында, иртән тау елгасын кичтек, аның суы аз иде. Кайткач, елга шаулап ага, су белән тулган, күрәсең, шлюзларны ачканнардыр, чөнки елгада сал агыза иделәр. Безнең ГАЗ-51 машинасы шул ярга таба юл алды. Әмма су аркасында мотор сүнде һәм без елгага аркылы бастык. Ә өстән бүрәнәләр – сал агып килә, аны бөтен кәүсәләре белән агызалар, очлары алда иде. Алга килеп терәлгән салны берничек тә уңгарак күчерә алмадык, һәм ул берничә тапкыр  безнең машинага бәрелде һәм аны үзе артыннан аска таба сөйри башлады. Ниндидер урында машина барыбер туктады. Аннары трослар ярдәмендә башка машиналар ярга тартып чыгардылар, шуның аркасында без исән калдык.
- Сезнең сугышта катнашуыгыз дингә мөнәсәбәтегезгә йогынты ясадымы?

- 50 нче елларда, әйләнә-тирәдә, атеизм атмосферасы хөкем сөргәндә, нинди дин турында сүз барырга мөмкин. Без әниләребездән «бисмилла»ны һәм  берничә доганы гына белә идек,  бары шул гына. Хәзер генә тулы ирек бит. Әмма соңга калдык. Берничә буын Ходайдан башка үсте.
- Сугыш вакытында ял минутлары булдымы?
Кыска ял вакытында сугыш елларындагы солдат җырларын җырлый идек. Үзебезнекеләр дә бар иде.
- Бүләкләрегез бармы?
- Хезмәт иткән елларда, телдән әйтелгән рәхмәтләрдән кала, хәрби бүләкләрем юк.
- Хезмәт иткәннән соң кече ватаныгыз сезне ничек каршы алды?
- Армиядән соң колхоз тормышына кереп киттем. Ныклы яшь егеткә, күрәсең, зур өметләр баглаганнардыр: кырчылык бригадиры, аннан төзелеш бригадасы бригадиры итеп билгеләделәр, колхозда хуҗалык мөдире, хәтта колхоз рәисе урынбасары да булдым. Тик мине техника үзенә тартты. 1970 елда Акташтагы СПТУ ны тәмамладым, комбайнчы, тракторчы- машинист булып эшли башладым.
1955 елда Нәсимә белән бергә гаилә кордык, 50 ел гомер иттек, дүрт ул тәрбияләп үстердек. Хатыным 2005 елда вафат булды, хәзер икенче хатыным – Усманова Фәния Сәйделгилем кызы белән яшим. Улларыбыз безне ташламыйлар, кайталар, булышалар.
- Сугыш еллары турындагы хәтер-хатирәләр сезне газапламыймы, төшкә кермиме?
- Дөресен генә әйткәндә, юк. Бу ерак үткәндә, яшь чакта булды. Телевизорны ачам да һәм гаҗәпләнәм, бүген Украинадагы Бандера, фашистлар – Украинаның төп геройлары. Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының фашизмга каршы көрәшен һәм героик тарихын алыштырып куеп буламыни?
Ходай миңа озын гомер бирде. Бүген миңа 89 нчы яшь бара, бары тик бер генә теләк – җирдә сугыш булмасын иде.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев