Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җәббаров Яңа Чишмә районыныда кыр эшләренең барышы белән танышты

15 майда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Яңа Чишмә районында булды.

Аны район башлыгы Вячеслав Козлов озатып йөрде.

Безнең район кырларын караганнан соң алар «Савельев А.А.» КФХ басуында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.

Вячеслав Козлов районда язгы кыр эшләренең барышы турында кыскача сөйләде.

- Бөртекле сабан культураларын чәчү ахырына якынлаша - барлык чәчүлек мәйданнарының 94 % ы чәчелгән, хәзер соңгы культураларны чәчү бара, - дип билгеләп үтте ул. - Кызганычка каршы, 2,5 мең гектарга якын үҗымнарны, алар һәлак булу сәбәпле, яңадан чәчәргә туры килде. Шунысы куанычлы, күп кенә хуҗалыклар быел шактый күләмдә минераль ашламалар кертә – район буенча тулаем алганда ашлама 1 гектарга 74 кг күләмендә кертелә. Хуҗалыкларның техник паркы да шактый яңартылды, быел 350 млн. сумга тракторлар, комбайннар һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынды.

Хәзер хуҗалыклар чәчүлекләрне сыек ашламалар белән яфрактан тукландыру, үсемлекләрне бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклау эшләрен башладылар.

Министр билгеләп үткәнчә, район басулары һәр җирдә яхшы эшкәртелгән, матур шытымнар барлыкка килгән, әмма коры һәм эссе һава торышы туфракны киптерә, дым кими бара. Шуңа күрә барлык чәчүлекләрне яфрактан тукландыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры культураларны агроиминләштерү кирәклеге турында искәртте, чөнки корылык булырга мөмкин. «Бу безнең республика өчен актуаль мәсьәлә булып тора», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Аннары министр аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары һәм субсидияләр турында сөйләде. «Гамәлдәге барлык программалар да сакланачак, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм булачак», - дип ышандырды ул.

Очрашу ахырында Марат Җәббаров хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, шәхси хуҗалыклардагы дуңгыз итен сатуга чыгаруны тыю 2 атнадан бетерелү, яшь фермерларга грант ярдәме күрсәтүне дәвам итү һәм башка мәсьәләләр хакында җаваплар яңгырады. Кайбер мәсәльәләр контрольгә алынды -болар: «Козлова М. И.» КФХ фермасына юл төзү, шәхси хуҗалыклардагы сөткә бәяләр түбән булу, тракторларга һәм авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьләрне озак китерү.

Марат Җәббаров тырыш хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдереп, кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев