Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Маша түти барысы белән дә тату яши

Бүген, 16 ноябрьдә Яңа Чишмә Картлар Йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Порферьева Мария Фроловнага 90 яшь тула.Аның яшендәге барлык авыл балаларының да бала һәм яшь чаклары охшаш. Бертуктамый эшләгән. Әтиләре һәм балалары өчен эшләгәннәр. Һәр җир кисәге, бер бәрәңге, бер башак та исәптә булган.


“Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, - дип искә төшерә Мария Фроловна. – Мин Чистай районының Савиновка авылында туып үстем. Ул вакытта анда 1 май исемендәге колхоз иде. 3 сыйныф кына укыдым. Сугыш вакытында безнең өебез янды. Әти фронтта иде, ә балалар без 14 әү идек. Без идәнсез балчык диварлы өйдә яши башладык. Без, балалар, үзебезгә нинди дә булса торак төзү өчен яшертен генә урманга йөри башладык. Агачларны кисеп, чана белән ташыдык. Кузгалак, алабута, бәрәңге, он – бар азыгыбыз шул иде. Без, кечерәк балалар, келәттән бөртек калдыкларын да җыеп йөри идек. Басуда чүп утадык. Олылар урак белән урганда, без, бер бөртеге дә югалмасын өчен, берәмтекләп калган башакларны җыя идек. Әти сугыштан кайткач, кечкенә генә өй сатып алды...”
Мария Фроловна Картлар йортында 2014 елдан яши башлаган. Монда аның янына бертуганнарының балалары килеп йөри, якынрак яшәүче Анатолий, мәсәлән, ай саен килә, ә ел саен Мария  түтиләренең туган көнендә алар табын әзерләп, Картлар йортында яшәүчеләрнең (коллектив та керә) барысын да сыйлыйлар. Мария Фроловна үзе Андреевка авылында яшәгән.
Холкы буенча ул гади һәм игелекле. Һәммәсе белән дә тату яши, кунакларны ярата, уртак тел таба. Картлар йортында яшәүчеләрнең күбесе аның янына килеп, сөйләшергә, аралашырга ярата. Аларның берсе, Нина түти, аеруча аны нинди дә булса тәмле ризык белән сыйларга ярата. Мария Фроловнаның инде менә 20 ел күзләре күрми, тик яхшы ишетә, хәтере дә искиткеч. Күзләре күрмәгәнгә, ул беркая да чыкмый, бүлмә эчендә генә йөри. Башта сукыр әбине Андреевкада авылдашы – социаль хезмәткәр карап торган. Аннары әбине туганының улы Анатолий Казанга үз янына алган. Дүрт ел ул анда олы апасы – Анатолийның әнисе белән бергә яшәгән. Аннан кыз туганы бик нык авырып киткән, бертуганының улы исә берьюлы ике авыру хатынны карый алмый, Маша түтине интернат-йортка алып кайта.
- Маша түти, авылдагы тормышыгызны искә аласызмы?
- Әлбәттә. Үзем генә яшәдем, барлык хуҗалыкны үзем алып бардым. Терлек асрадым, печән чаптым, утын хәзерләдем, кистем, ярдым. Дөрес, бертуганымның балалары кайтып бакчадагы эшләрдә булыштылар. Фермада санитар да, каравылчы да, терлекче дә булып эшләдем. 
- Ничә ел гомер иткән өегезне сагынасызмы?
- Хәзер юк инде, ияләндем. Ә беренче вакытларда еладым, ташлап китүе кыен булды, бөтен гомерем шунда үтте бит. Үз өемне ике тапкыр гына калдырып киттем мин. Беренчесе 48 яшемдә Новотроицкига кияүгә чыкканда, тик ирем башка берәү белән чуала башлады һәм мин аннан киттем. Аннан Петропавловкага кияүгә чыктым, ел ярымнан соң ирем эчә, сугыша башлады. Мин кабат үз өемә кайттым. Киткәндә, йортымны нибары 15 мең сумга саткан идем. Менә тиздән, 6 декабрьдә өемнән киткәнемә төгәл 9 ел була, - дип авыр сулап куйды әбекәй.
Тиеш булганча, Мария Фроловнаның тыл хезмәтчәне буларак барлык медальләре һәм бүләкләре бар, бу: “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” һ.б.
Бу җомгада әбекәй туганнарын кунакка көтә, туганнары һәм Картлар йортындагы дус “кызлары” белән үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
- Маша түти, юбилееңа нинди бүләк теләр идең? – дип сорый Картлар йорты белгече Гүзәл Мостафина (әби янына без аның белән килгән идек).
- Минем бар нәрсәм дә җитеш, - дип кул селтәде әби, - ә, юк икән, бер яңа әйбер кирәк инде анысы – төймәле фланель халат киясем килә.
Без Гүзәл белән аңа карап алдык, ябык гәүдәле Маша түтинең гәүдә үлчәме якынча 42-44. 
- Ярар, Маша түти, сиңа халат булыр, - диде Гүзәл.
Маша түтине юбилее белән котларга район җитәкчелеген дә көтәләр икән. Гади, тыйнак авыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән Россия Президенты Владимир Путин үзе хат язып котлаячагына ул бик шатлана.
Ольга ИВАНОВА


-     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев