Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр хезмәт шартларыннан канәгать

Яңа Чишмәдә зур автотранспорт предприятиесе – «Стрела-М» ҖЧҖ урнашкан, ул Кама аръягы, Удмуртия һәм Самара өлкәсенең барлык нефть оешмаларына хезмәт күрсәтә.


-Безнең автоколоннада 300гә якын автомобиль бар, - ди «Стрела-М» ҖЧҖнең колонна начальнигы Андрей Котов. - Аларның барысы да махсуслаштырылган һәм нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә.
Автоколоннада машина йөртүчеләр, нигездә, тәҗрибәле, намуслы һәм эшне төгәл башкаручаннар. Алар арасында яңачишмәлеләр дә аз түгел.
Аларның һөнәри бәйрәмнәре-Автомобильчеләр көне алдыннан без машина йөртүчеләр Владимир Зубатов һәм Салават Билалов (рәсемдә) белән сөйләштек. Биредә алар 6 ел (В. Зубатов) һәм 10 елдан артык (С. Билалов) эшлиләр, хезмәт шартларына зарланмыйлар.
-Гаражлар бездә җылы, техниканы төзек хәлдә тотарга тырышабыз (зур ватылулар булган очракта «Кориб» АРЗ ремонтлый), айга ике тапкыр яхшы хезмәт хакы алабыз, - диләр алар.
Салават һәм Владимир КамАЗ да - үзбушаткычларда эшлиләр, нигездә, нефть качалкаларына керә торган юлларны төзү һәм материаллар чыгару белән мәшгульләр.
Без барлык автомобильчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иминлек, авариясез һәм яхшы юллар телибез!
Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев