Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мастер-класста Масленица курчагын ничек ясарга икәнен өйрәтәләр

12 мартта Петропавел АМЙда Пушкин картасы буенча мастер-класс узган, анда «МОТАНКА» масленица курчагын ясаганнар.

Әлеге курчактан башка хәзерге бәйрәмне күз алдына китерүе мөмкин түгел. Бу хакта Петропавел Бистәсе АМЙ хезмәткәрләре социаль челтәрләрдәге үз битләрендә хәбәр итәләр.

Урамда үтәчәк бәйрәм — күңел ачулар өчен аеруча матур сын ясала: ул бик зур. Өй өчен исә кечерәкне ясыйлар, үзенә күрә ниндидер мәгънә бирүче һәм йола — традицияләрне үтәү — явызлыктан һәм усаллыктан котылырга ярдәм итүче, өйгә уңыш һәм шатлык китерүче символ буларак кабул ителә. Шуңа күрә Май чабу (Масленица) атнасы тәмамлангач, коймак пешерү һәм карачкыны яндыру гына түгел, ә өй өчен кечкенә саклагычлар (обереглар) ясау да мөһим.

Курчак чорнау ысулы белән ясала, шуңа күрә ул Мотанка курчак дип атала. Курчак ясау процессы кайчы яки энәләр кулланмыйча гына башкарыла. Славяннарда кайчы яки энә кулланганда, саклагыч курчаклар көчсез, кимчелекле ясалган дип саналган.

Әмма курчакның матур һәм пөхтә булуын теләсәң, хәзерге осталар кайвакыт кайчы һәм энәне кулланалар. Җепләрдән курчаклар ясаганда чорнау өчен уртача калынлыктагы җеп, турыпочмаклы каты әйбер, кайчы, тасмалар, төймәләр, нәзек агач таяклар кирәк.

Мотанка-курчакны кызыл почмакка яки өйгә керү юлына куйганнар. Бер елдан соң аны яндырганнар яки суга агызып җибәргәннәр. Бер ел эчендә тупланган барлык начарлыклар янган яки курчак белән бергә суга агып киткән, дип саналган.

Мастер-классның максаты — балаларны курчаклар ясау һәм Россиянең мәдәни мирасына кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү белән бәйле рус йолалары һәм традицияләре белән таныштыру. Үткәнне белмәгән һәм яратмаган кешенең киләчәге дә юк. Ата-бабаларның мирасын саклап калу, үзеңне гасырлар һәм мең еллар дәвамында өзелми торган тарихи агымның бер кисәкчеге итеп тоярга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев