Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матурлык һәм уңайлык тудыручы

Яңа Чишмә район хастаханәсе территориясенең җәйләрен ямьләнә баруына күпләр сокланадыр, мөгаен. Матур чәчәк түтәлләреннән тыш, быел биредә чүкеп ясалган эскәмияләр, уңайлы, өсте ябулы беседкалар, декоратив урналар, чәчәк "савытлары" пәйда булган. Болар ничек ясалган - булдырылган соң, РҮХ-нең профсоюз комитеты рәисе, шушы идеяларның авторы һәм тормышка ашыру инициаторы Любовь Маланчева безгә...

Яңа Чишмә район хастаханәсе территориясенең җәйләрен ямьләнә баруына күпләр сокланадыр, мөгаен. Матур чәчәк түтәлләреннән тыш, быел биредә чүкеп ясалган эскәмияләр, уңайлы, өсте ябулы беседкалар, декоратив урналар, чәчәк "савытлары" пәйда булган. Болар ничек ясалган - булдырылган соң, РҮХ-нең профсоюз комитеты рәисе, шушы идеяларның авторы һәм тормышка ашыру инициаторы Любовь Маланчева безгә шул хакта сөйләде.
2014 елның декабрь аенда РҮХ-нең профсоюз комитеты коммерциячел булмаган социаль юнәлештә эшләүче берлек (СОНКО) оештырган социаль проектлар конкурсында грант откан икән, анда "Экология" номинациясендә Любовь Алексеевнаның "Матурлыкны һәм уңайлыкны тудыралар" дигән проекты җиңү яулаган. Хастаханә территориясендә ял итү өчен уңайлы һәм ямьле урыннар булдыру аның күптәнге хыялы булган. Конкурс турында ул очраклы рәвештә Интернеттан белгән һәм шушы идея белән яна башлаган. РҮХ-нең баш табибы теләктәшлек белдергәч, үзен сынап карарга булган: "Бәлки хастаханә өчен ни дә булса отарбыз", - дип хыялланган. Территорияне төзекләндерү пациентларның сәламәтлегенә һәм кәефенә уңай йогынты ясар, дигән фикер алга сөрелгән. -Авырулар саф һавада йөреп керергә чыккач, уңайлыкларны күреп кәефләре күтәрелсен, - дип сөйли Любовь Алексеевна. Любовь Алексеевна РҮХ-дә баш шәфкать туташы булып эшли, профком рәисе булып тора, шулай да проект әзерләүгә дә вакыт тапкан. Ике атна үткәргән йокысыз төннәрендә ул интернеттан кече архитектура формалары (беседкалар, эскәмияләр, түбәсе ябулы ял итү урыннары), дизайнерлар эскизлары һәм сызымнар эзләгән, сайлаган һәм менә бар да булган. Әле РҮХ бухгалтериясендә, районның икътисад бүлегендә санау, килешү эшләренә бераз вакыт киткән. Ниһаять, 249 мең 300 сумлык смета төзелгән. Декабрь аенда грант отканнар, озак көттерми ТР бюджетыннан СОНКО аша акча килгән.
-Бар акчага без 2 беседка, 20 эскәмия (декоратив чүкеп ясалган), 14 гөл чүлмәге һәм 20 бакча урнасына заказ бирдек, - дип эскизларын күрсәтте Любовь Алексеевна. -Аларны Шәүкәт Сабиров оешмасы төзүчеләре ясап бирде. Вакытына матур итеп ясадылар, без моның өчен аларга рәхмәтле. Май азагына ук башкарылган эш турында СОНКО алдында исәп-хисап тоттык, гәрчә ул ел азагына исәпләнгән булса да. Җиңүебез шуның белән дә кадерле, проектлар конкурсына 183 эш тәкъдим ителеп, шуларның утызысы гына (шул исәптән безнең профком проекты) җиңү яулады. -Шундый бәйгеләр үткәргән Татарстаныбыз аркасында күптәнге хыялыбыз тормышка ашты, без ял итү зонасы өчен инвентарь юнәтә алдык. Хәзер матур, каралган чәчәк клумбалары белән безнең парк күзләрне ямьләп тора. Бу матурлык шифаханәләргә бара алмаган безнең ветераннарыбызга рәхәтлек бирсен, - дип сөйли Любовь Алексеевна.
Аңа хезмәттәшләре дә бу гамәлләре өчен рәхмәтле.
-Любовь Алексеевна тырышлыгы белән хастаханәбез территориясенә заман сулышы өрелде, ул яңарып, ямьләнеп китте. РҮХ язмышына битараф булмаганы, тырышлыгы, түземлеге, аңлавы өчен аңа зур рәхмәт! - диләр алар. Август уртасында Любовь Алексеевна, җиңүче проект авторы буларак, Казанда үтәчәк форумда (май аенда проект буенча семинарга барган) "Мохит һәм кешенең яшәү урыны - җәмгыятьнең бурычы" темасына доклад белән чыгыш ясады. Территорияне матур бизәгән өчен хастаханә быел төзекләндерү буенча район конкурсында 1 урынны яулап, 7 мең сумлык сертификат алган, ә Любовь Алексеевнага РҮХ-нең Рәхмәт хаты тапшырылган.
Тынгы белмәс Любовь Алексеевнаның планнарында тагын бер проект бар. -Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен дәвалау физкабинеты оештыру хыялым бар. Әгәр килеп чыкса, нигә бер-ике атна проект өстендә утырмаска, кешеләр өчен рәхәт булсын!
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев