Махсус хәрби операция башлануга — ике ел
Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануның 2 еллыгы алдыннан Яңа Чишмә гимназиясенең 9 Б сыйныф укучылары өчен «Вакыт безне сайлады» дигән патриотик сәгать үткәрелгән.
Музейның фәнни хезмәткәре махсус хәрби операциянең башлану сәбәпләре, анда катнашучы хәрбиләрнең батырлыклары турында сөйләгән. Чарада катнашучылар безнең Армиягә һәм Җиңүгә ышанычларын белдергәннәр.
Патриотик сәгатьтә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчылар, якташларыбыз турында видеофильм күрсәтелгән. Алар безнең хәтердә мәңге калачак һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торачак. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев