Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май чабу бәйрәме гөрләде

Кышның соңгы көнендә 29 февральдә Яңа Чишмәдә Май чабу бәйрәме узды. Район халкы җыр - бию белән кышны озатып, язны каршы алды.

Бәйрәм үткәрелә торган урында чарага ике көн кала бик зур әзерлек эшләре башкарылды. Башта кар ташыдылар, аннары халык күңел ачуы һәм чанада шуу өчен билгеләнгән зур мәйданда аны тыгызладылар. Кешеләр аякларын чылатмасын өчен, коймак белән сыйланган зур чатырларда агач басмалар салганнар. Коймак шунда ук газ плитәләрендә пешерелде һәм аны кайнар килеш китереп тордылар, ә ул исә күз ачып йомганчы бетә барды. Чәй өчен суны ике зур самавырда һәм «кыр кухнясында» кайнаттылар. Иртәнге 10 га өч зур казанда пылау әзер иде, мангалда шашлык пеште. Боларның барысы да бушлай тәкъдим ителде. Сәгать ярым эчендә күпме пылау, 80 килограмм шашлык китте. Кыскасы, иганәчеләр һәм оештыручылар-Яңа Чишмә эшкуарлары - барысын да рәхәтләнеп сыйладылар.
Ә Май чабу бәйрәме үткән җирдә тәмле сый гына түгел, күңел ачу да җитәрлек! Бәйрәмне җигүле 9 ат конкурс - парады ачты. Аларның кайсысы иң матур һәм елдамлыгы "Иң яхшы җигүле ат" номинациясендә билгеләнде. Билгеле, дәртле җырлардан, биюләрдән, әйлән-бәйләннән, такмаклардан башка нинди бәйрәм була инде ул?! Хәзерге заман массакүләм флэшмобы да ни тора! «Зажигай», «Селяночка», «Задорушка», «Рябинушка» ансамбльләре, башка авыл мәдәният йорты вокаль коллективлары җырлады һәм биеде. Мәдәният хезмәткәрләре рус әкиятләре геройлары, ряженыйлар, шамакайлар образларында халык күңелен ачтылар. Ни әйтсәң дә, алар бу планда осталар! Барлык мәдәният йорты коллективлары катнашты. Шунысы куанычлы, кайбер авыл җирлекләре башлыклары да үз артистларына кушылдылар. Әйтик, Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов Масленица персонажының үзенчәлекле образында чыгыш ясады.
Яңачишмәлеләрне бәйрәм белән район башлыгы Вячеслав Козлов котлады.  Ул аны әзерләүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бу иганәчеләр (аларның күбесе оештыручылар һәм башкаручылар) - барлыгы 33 кеше, күбесе-Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре. Болар - Козлов Виктор, Козлов Александр, Козлов Евгений, Тухтаманов Вячеслав, Вәлиуллин Раил, Карпов Александр, Попков Виталий, Исхаков Рөстәм, Юдинцев Александр, Мухитов Ринат, Козлов Николай, Козлов Андрей, Нуртдинов Рамил, Белоглазова Татьяна, Сипатров Семен, Вәлиев Фәргать, Зубов Александр, Шакиров Айрат, Сөләйманов Илгиз, Лихачев Александр, Анисимов Олег, Анисимов Александр, Мишагин Александр, Калмыков Юрий, Морозов Александр, Карташов Юрий, Хорьков Иван, Скоков Николай, Скоков Сергей, Фазлыев Илгиз, Әхмәтшин Динар, Трунов Александр, Лосев Андрей. Май чабу бәйрәмен үткәрүдә һәм тәмле ризык әзерләүдә өлеш керткән районның әрмән диаспорасына да рәхмәт белдерелде.
Район башлыгы бәйрәм традициягә әверелер һәм елдан-ел масштаблырак булыр, дигән ышаныч белдерде.
Бәйрәмдә балаларны җигүле атлар чаналарга утыртып йөрделәр, «Емеля миче»дә буш тормады, аңа да утырып йөрүчеләр күп булды. Бу көнне төрле уеннар һәм күңел ачулар гөрләде генә. Себеркегә атланып та “очтылар”; кар көрәгендә пассажирлар да йөрттеләр. Әле тагын бүрәнәдә капчык белән сугыштылар,  җиңелүче мул итеп җәелгән салам өстенә егылды. Җиңүчеләргә исә иганәчеләрдән бүләкләр бар иде.
Күңел ачу дәртле җырлар һәм театральләштерелгән тамаша астында дәвам итте. Ленинодан  гармунчы Алексей Демидов үз тәрбияләнүчеләрен алып килгән, алар, күңеллерәк булсын өчен, хәтта коймак ашаучы халык янында да өздереп уйнадылар. Һәм, әлбәттә, баянчылар бәйгесендә катнаштылар. Конкурсантлар Дмитрий Шаров, Сергей Моляков, Валерий Соловьев, Алексей Демидов, Иван Стариков, Сергей Скачков һәм башкалар башкаруында күңелле уеннар һәм җырлар, матур көйләр яңгырады. «Селяночка» ветераннар ансамбле һәм Яңа Чишмә хатын-кызлары гармунчыларга кушылып биеделәр һәм такмаклар әйттеләр. Нәтиҗәдә, Александр Романов җиңүче дип танылды, икенче урында - Татьяна Иванова, өченче – Валерий Соловьев, ә Иван Стариков тамашачылар мәхәббәтен яулады. Яшь башкаручылар арасында 1 урында - Дмитрий Шаров, 2 урында - Анатолий Константинов. Такмаклар бәйгесендә мәдәният хезмәткәрләре аеруча аерылып торды. Беренче урында – «Задорушка» ансамбле, икенче – Татьяна Ерохина, өченче - «Илем» ансамбле. Барысына да иганәчеләрдән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.  
Авыл хуҗалыгы оешмалары арасында «Иң яхшы җигүле ат» өчен дипломны Александр Козлов КФХсы алды, икенче урында – «Архангельское» КФХ, өченчедә – «Агро-Основа» ҖЧҖ (Шахмай бүлекчәсе). Авыл җирлекләре арасында иң яхшы ат Петропавел АҖ дән, аннары – Яңа Чишмә һәм Шахмай АҖ. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәммәсен дә котлады һәм дипломнар тапшырды.
Кыскасы, бәйрәм бик матур, күңелле һәм мул узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрү урынына авыл җирлекләреннән (шул исәптән кире кайту) автобусларда  түләүсез йөртү оештырылды.
Кыш карачкысын яндыру кульминацион момент булды. Әлбәттә, мондый ритуалга барыннан да бигрәк балалар шатланды. Зур учак ягыннан җылы бөркелде, әйтерсең лә кыш кешеләргә үзенең соңгы сәламен юллады. Әйе... аның вакыты бетте, җылы кояш нурлары, күчмә кошлар кайтуы белән яз чибәре үз хокукларын алачак.
Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев