Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентина Янова: 30 ел хезмәттә

Валентина медицинага очраклы гына килеп эләкмәгән: ул мәктәп эскәмиясеннән үк кем булачагын яхшы белгән.

Ак халат киеп авыруларга ярдәм итү турында хыяллана ул. Яңа Чишмә мәктәбен тәмамлагач һәм кулына аттестат алгач, Яр Чаллы медицина училищесына укырга керә.  

«1995 елда мин Яңа Чишмә РҮХгә - гинекология бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә килдем, ләкин 1998 елда баш табиб миңа ГО штабы инженеры вазыйфасын тәкъдим итте. Мин аптырашта калдым һәм бу эшнең асылын да аңлап бетерми идем, әмма Ришат Билалов: «Бергә өйрәнербез» диде, - дип сөйләде безгә Валентина Ивановна.

Һәм өйрәнәләр дә, ә аннары 6 ел дәвамында Валентина Янова үзе медицина персоналын гадәттән тыш хәл шартларында үз гамәлләреңне ничек итеп грамоталы оештырырга кирәклеген өйрәтә, ә бу, үз чиратында, үзеңнең һәм пациентларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. 

Валентина Ивановнага яңа вазыйфа - РҮХнең кадрлар бүлеге белгече тәкъдим ителгәндә, аның кешеләр белән административ эш итү тәҗрибәсе яхшы, әмма юридик белемнәр кирәк була һәм ул Чистай техникумына хокук белеме факультетына укырга керә. Өч ел белем алуы бушка үтми: эшне башкару күпкә җиңеләя.

Яңа Чишмә РҮХнең кадрлар бүлегендә Валентина инде 20 ел эшли. Эш барышында ул шактый күләмдә документлар рәсмиләштерә. Һәм болар барысы да төрле белешмәләр, раслаулар нигезендә башкарыла.

Валентина Ивановна: «Мин сүзләргә түгел, ә документларга гына ышанырга өйрәндем. Ә бәхәсле мәсьәләләрдә һәрвакыт ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына консультация сорап мөрәҗәгать итәм». 

Үзенең хезмәтенә Валентина Ивановна һәрвакыт җаваплы карый. Моннан тыш, тагын 17 ел медицина хезмәткәрләре профсоюзы комитеты әгъзасы, байтак еллар инвалидларның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе дә булып тора. Эштә югары нәтиҗәләргә ирешә, район чараларында (спорт яки бәйрәм чараларында) катнаша, инвалидларның мәнфәгатьләрен һәм аларның социаль хокукларын яклау максатыннан  социаль яклау бүлеге, участок табиблары, хатын-кызлар һәм ветераннар советлары, шулай ук профсоюз белән хезмәттәшлек итә.

Ул барлык иҗтимагый чараларга да өлгерә. Ә эш атнасын уңышлы үткәрү өчен дәрт һәм кәефне дуслары, күпсанлы туганнары белән очрашулардан ала, өстәвенә, аның яраткан шөгыле бар, ул төрледән-төрле искиткеч матур әйберләр ясый.

2014 елда В.И. Янова «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, ә 2019 елда ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев