Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре һәм сәламәтлек саклау ветереннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сәламәтлек – төп байлык, аннан башка бәхетле һәм тулы канлы тормыш алып бару мөмкин түгел. Бу көнне без ял һәм бәйрәмнәрне белмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында пациентларның сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез.

Медицина белән үз язмышларын чын һөнәр ияләре, гуманлы һәм шәфкатьле кешеләр генә бәйли. Яңа Чишмә районында нәкъ менә шундый белгечләр эшләве сөендерә. Безнең табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркалар һәм бу өлкәнең башка хезмәткәрләре һәрвакыт үз бурычларын намус белән үтиләр.

Югары һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез һәм коткарылган гомерләр өчен сезгә түбәнчелек белән баш иям! Гомерләрен сәламәтлек саклауга багышлаган ветераннарга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Барлык медицина хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм иминлек телим! Йөрәкләрегез һәрвакыт мәхәббәт һәм шәфкать белән тулып торсын!

 Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев