Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит буенча белешмәлек

Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит (тиредә төер авыруы, төенле экзантема, йогышлы төенле дерматит) йогышлы авыру, ул бизгәк, тукыма һәм органнарның тукыма авыруы, тире төеннәре барлыкка китерү, күз, сулыш һәм ашкайнату трактының лайлалы тышчалары зарарлану һ.б. белән үтә.


Мөгезле эре терлекләр белән беррәттән нодуляр дерматит белән башка хайваннар да - сарыклар һәм кәҗәләр дә авырый. Авыру кискен һәм хроник төстә уза. Ике җенестәге һәм төрле яшьтәге хайваннарны да зарарлый. Нодуляр дерматит вирусына кеше бирешми.
Нитлинг төркеме вируслары- МЭТ ләрдә нодуляр дерматитның төп вируслары. Neethling вирусы өч тапкыр туңдыруга һәм эретүгә чыдам, 55 градуста 2 сәгать эчендә, ә 60 градуста 30 минут эчендә активлаша. 4 градуста нодуляр дерматит вирусы 6 ай дәвамында активлыкны саклый. Вирус pH6,6-8, 6 булганда тотрыклы.
Нодуляр дерматит авыруын тудыручы инфекцияләр майларны эретүчән эремәләргә (эфир, хлорофором һ.б.) бик сизгер, 1 % лы формалин, 2 % лы фенол, 2-3 % лы натрийның гипохлорит эремәләре белән активлаша. Авыруның күчү юллары-трансмиссив кан суыручы бөҗәкләр, черкиләр, чебеннәр. Әйләнә-тирә мохиткә зарарланган тире кисәкләре, сөт, үгез орлыгы, селәгәй һәм кан белән эләгә. Шундый фараз бар: бу вирусны кошлар да таратырга мөмкин (аерым алганда, челәннәр). Әлеге авыруны дәвалауның үзенчәлекле ысуллары эшләнмәгән. Элегрәк мондый авыру хайваннарны мәҗбүри суюга дучар итәргә тәкъдим ителә иде.
Авыруны тудыручы күзәнәкләрне кертүне кисәтү профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы булып тора.    
Мөгезле эре терлекләргә профилактик вакцинация үткәрү сарык һәм кәҗәдән алынган каприпоксовирус штаммнарыннан гетерологик тере аттенуировкалы вирус вакцинасы белән гамәлгә ашырыла.
Безнең районда әлеге чирне профилактикалау һәм булдырмау өчен үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы хайваннары булган барлык гражданнар да уяу булырга һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
 - дәүләт ветеринария күзәтүе һәм җирле үзидарә органнарына яңа сатып алынган терлекләр, үрчем, сугымга җибәрү һәм сату турында хәбәр итәргә;
- диагностик тикшеренүләрне гамәлгә ашыру һәм вакцинация үткәрү өчен хайваннарны ветеринария белгечләренә (аларның таләбе буенча) күрсәтергә;
- хайванның кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авыраулары турында ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә.
Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитның клиник билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән Яңа Чишмә муниципаль районы ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк тел.: 8-(843-48)-2-25-21.

    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев