Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт һәм тугрылык

    Әсә­дул­ла абый бе­лән Зө­бәй­рә апа Төх­би­ев­лар (рә­сем­дә) бы­ел зө­бәр­җәт туй­ла­рын - бер­гә го­мер итү­лә­ре­нә 55 ел ту­лу­ны бил­ге­ләп үтә­ләр. Мә­хәб­бә­тен һәм тор­мыш ип­тә­шен Әсә­дул­ла абый яшь ча­гын­да эш­ләр­гә дип бар­ган җи­рен­дә - Ле­ни­но­горс­ки­да оч­ра­та, Зө­бәй­рә апа үзе Чир­ме­шән як­ла­рын­нан. Туй­дан соң алар яшәр­гә Та­тар Әдәм­сә­се авы­лы­на кай­та­лар. Әсә­дул­ла абый Сель­хоз­хи­ми­я­дә...

    Әсә­дул­ла абый бе­лән Зө­бәй­рә апа Төх­би­ев­лар (рә­сем­дә) бы­ел зө­бәр­җәт туй­ла­рын - бер­гә го­мер итү­лә­ре­нә 55 ел ту­лу­ны бил­ге­ләп үтә­ләр.

    Мә­хәб­бә­тен һәм тор­мыш ип­тә­шен Әсә­дул­ла абый яшь ча­гын­да эш­ләр­гә дип бар­ган җи­рен­дә - Ле­ни­но­горс­ки­да оч­ра­та, Зө­бәй­рә апа үзе Чир­ме­шән як­ла­рын­нан. Туй­дан соң алар яшәр­гә Та­тар Әдәм­сә­се авы­лы­на кай­та­лар. Әсә­дул­ла абый Сель­хоз­хи­ми­я­дә трак­тор­чы бу­лып, Зө­бәй­рә апа Ка­ли­нин исе­мен­дә­ге кол­хоз­да төр­ле эш­ләр­дә эш­ли. Шу­шы ел­лар эчен­дә алар үз һө­нәр­лә­ре­нә туг­ры ка­лып, баш­та ба­ла­ла­ры­на, ан­нан онык­ла­ры­на үр­нәк бул­ган­нар. Бер­гә го­мер итү дә­ве­рен­дә дүрт ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр, хә­зер си­гез онык­ла­ры, өч онык­чык­ла­ры бар. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та алар зур йорт­та яши­ләр, ху­җа­лык­ла­ры да зур: өч сы­ер ас­рый­лар, үз ин­ку­ба­тор­ла­рын­да каз бәб­кә­лә­ре, че­беш­ләр чы­га­рып үс­те­рә­ләр, бак­ча­ла­ры да зур. Әсә­дул­ла абый­га ин­де 81 яшь, өл­кән яшь­тә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ул әле пе­чән дә хә­зер­ли, мал­лар­ны да ка­рый. Ян­на­рын­да ки­лен­нә­ре Гөл­чә­чәк яши, ул бар эш­тә дә бу­лы­ша.

    Төх­би­ев­лар йор­ты - мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык үр­нә­ге, би­ре­дә ни­ках, га­и­лә җеп­лә­ре нык бәй­лән­гән, алар авыл­даш­ла­рын көн­ләш­те­реп ти­гез­лек­тә та­ту, бә­хет­ле, озын го­мер ки­че­рә­ләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: