Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөхәммәт агага - 90 яшь!

12 февральдә Шахмай авылында яшәүче сугыш ветераны Мөхәммәт Мәрдегалләм улы Сөләймановка 90 яшь тулган. Аксакалны бу көнне балалары, оныклары,оныкчыклары һәм күп санлы туганнары котлаган.

90 яшендә дә Мөхәммәт бабай әле ярыйсы күренә, улы Гомәр һәм килене Роза тәрбиясендә яши - сәламәтлеге дә тотрыклы. Мәрхүмә хатыны Рәшидә Әсәдулла кызы исән вакытта да улы һәм килене белән бер гаилә булып яшәгәннәр. Татар халкының күркәм гореф-гадәтен саклап яшәгән шундый гаиләләрдә картайган ата- аналарны балалары карап, тәрбияләп, кайгыртып яши, Мөхәммәт бабай Рәшидә әби белән 62 ел тату гомер иткән, бер ул һәм 4 кыз үстергәннәр. Рәшидә әбинең бакыйлыкка күчүенә дә инде 2 ел вакыт узган, хәзер Роза белән Гомәр күптән түгел үзләре дә пенсиягә чыкканнар, бабай тәүлек әйләнәсенә улы белән килененең кайгыртуын, күңел җылысын тоеп яши.
Мөхәммәт бабай - сугыш ветераны, 1944 елдан фронтта булып, йөк машинасында сугыш кирәк-яраклары (боеприпас) ташыган, 1952нче елга чаклы ул чактагы иң "кайнар нокталарда" - Украинада, Белоруссиядә хезмәт иткән. Туган ягына кайткач та, баранка артына утырган, пенсиягә чыкканчы колхозда булган бердәнбер җиңел автомобильне йөрткән, ә 61 яшендә авылда янгын сагын җитәкләгән. Мөхәммәт бабай 42 ел шофер булып эшләгән, 1988 елдан алып ул җирле мәчеттә имам булып торган, 6 ел элек кенә үз вәкаләтләрен тапшырган. Мәхәллә халкы рухи остазларын әле дә онытмый, килеп хәлен беләләр, сөйләшеп утыралар. Оныклары да бабалары сукмагыннан киткән. Гомәр Мөхәммәт улының төпчеге Илсур хатыны белән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең 4 курсында белем ала, олы улы Илнур исә бер ел Әлмәт мәдрәсәсендә укыган.
Мәгълүм булганча, картайгач сәламәтлекне аеруча да кайгыртырга кирәк, Мөхәммәт бабай аны бертуктаусыз күзәтеп торучы Роза Самат кызы кушканнарны барысын да үти: билгеләнгән сәгатьләрдә даруларны эчә, даими рәвештә елына өч тапкыр стационарда дәвалана һ.б. Роза ханым һәрчак аның белән: ул сиделка да, шәфкать туташы да (өйдә дә, хастаханәдә дә), үз әтисен караган кебек карый. Чынында да ул шулай, моннан күп еллар элек, киң күңелле каенана һәм каената аны үз гаиләләренә кабул итәләр, үз кызлары кебек яраталар.
Яхшы тәрбия булганга, Мөхәммәт бабай үзен яхшы хис итә, зиһене әйбәт, аягында йөри, "ир-ат өчен 90 яшь - чик түгел" дигәндәй, аның әле бик тә яшисе килә.
- Аның вакыты күп хәзер, өйдәге диваннарның барысы да аның карамагында, күпме телисең, рәхәтләнеп ял ит, - дип шаярта Гомәр Мөхәммәт улы.
Балалары - Гомәр белән Суфия Шахмайда, Гөлфия - Акъярда, Рокыя - Чистайда, Гөлнур Әлмәттә яшиләр. Мөхәммәт бабай үзенең балалары, 10 оныгы һәм 15 оныкчыгы белән горурлана ала.
12 февральдә авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов аңа РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырган һәм АҖ башкарма комитетыннан бүләк алып килгән. Әлбәттә, бу көнне Мөхәммәт бабай кунаклардан байтак котлау сүзләре һәм матур теләкләр ишетте. Балалары үзләренә тормыш һәм яхшы тәрбия биргәннәре өчен Мөхәммәт бабайга рәхмәт белдерделәр. Сөләймановларның нәсел башлыгы буларак, без аңа әле озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев