Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мидхәт Газыймовка «Совет Гвардиясенә 75 ел» медале тапшырылды

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда иң лаеклы ир-атларны хөрмәтләү чарасы булды.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Зирекледә яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габбасов, ТР Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Альберт Борһанов, Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез салучы Мидхәт Газыймов, Әфганстанда 1979-1989 елларда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Ришат Гыймадиев, Наил Лотфуллин, Марат Садыйков, Рифкать Кыямов, Ринат Исхаков, Чечняда һәм Дагыстанда локаль конфликтларда катнашучылар – Рифкать Сәлимов, Айрат Сәлимов, Айнур Кашапов, Айрат Кашапов, Илшат Гатауллин, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Равил Гордин һәм бүгенгесе көндә хезмәт итүчеләрнең әтиләре – Хәниф Кыямов һәм Фәннур Шәрифуллиннар бар иде.
«Чара башланыр алдыннан кунаклар Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмә белән таныштылар, - дип сөйли музей директоры Лидия Лотфуллина, - кунакларны Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов җылы сәламләде. Альберт Борһанов Мидхәт Газыймовка КПРФ Үзәк комитетының «Совет Гвардиясенең 75 еллыгы» 1941-2016 истәлек медален тапшырды».
Чара барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында тарихи фактлар әйтелде: – фронтка һәм хезмәт армиясенә 465 кеше мобилизацияләнгән.  Шуларның 217се исән-сау кайткан. Зирекледән сугышта 11 хатын-кыз катнашкан. Сугыш башланган беренче көннәрдә 83 кеше мобилизацияләнгән.
Аннан соң тыныч вакытта сугышта катнашучылар турында презентация күрсәтелде.
Безнең районнан Әфганстанда 89 егет катнашты, бишесе һәлак булды, сугыштан соң тагын 23 кеше вафат булды.
Чечня сугышында безнең районнан 27 егет катнашты. Өчесе Зирекледән.
Башлангыч сыйныф укучылары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы бу очрашуның бизәге булды, дип уртаклашты “ЯЧХ” белән Лидия Лотфуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев