Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Михайловлар гаиләсе: «Күктәге йолдызларга үрелмибез, җирдә булганыннан канәгать»

Новопоселенная Лебедка авылында 35 хуҗалык һәм даими яшәүчеләр биредә 70ләп кеше. Авыл үзәк усадьбадан - Красный Октябрьдән 10 км ераклыкта урнашкан, ә район үзәгенә - 7-8 километр.

Авылда мәктәп тә, кибет тә юк, җәмәгать урыннарыннан клуб һәм ФАП кына, авылга автолавкаларның килүе – бер бәйрәмгә әверелә

Әлбәттә, яшьләр авылдан яхшы тормыш эзләп китә, әмма иркенлекне һәм тыныч тормышны яратучылар биредә кала һәм бәхетле итеп яши бирә.

Иван һәм Ирина Михайловлар гаиләсе дә бу авыл тормышында үз урынын тапкан. Алар үзләренең хезмәт көннәре һәм бәйрәмнәре турында бөтен дөреслекне тыйнак кына итеп сөйлиләр.

«Мин бу авылда туып үстем. Кунакка барганда да яки укыган чакларымда шәһәрдә  калырга теләмәдем: өйгә кайттым. Совхозда ветврач булып эшләдем, 1996 елда өйләндем. Минем тормыш юлдашым Ирина - шәһәр кызы, белеме буенча педагог», - дип сөйли безгә Иван.

 Ирина Түбән Камада туган, аның әти-әнисе - Лебедкадан һәм алар туганнары янына кунакка кайтканда үзләре белән балаларын да алып кайтканнар. Яшүсмер кыз Ирина апасы Нина Степанова белән фермага йөрергә яраткан, аңа мал-туар карарга булышкан, сыер саварга өйрәнгән. Бер җәйдә апасын кунакка җибәреп, аның урынында да эшләгән.

«Диплом алганнан соң, эшкә урнашыр алдыннан, мин янә апам янына килдем. Авыл кечкенә, барысы да бер-берсен белә, төп яңалыклар - кем янына кем килгән һәм каян килгән. Башлангыч мәктәп директоры да минем белгечлегем турында белгән һәм безгә килеп укытучы булып эшләргә тәкъдим итте. Ә мин риза булдым.  Иван Михайлов белән, башка кызлар һәм малайлар кебек үк, без бала чактан ук таныш идек.  Шулай итеп, 1996 елда ул кинәт кенә миңа өйләнешү турында тәкъдим ясады», - ди Ирина.

Михайловлар йортында яшь килен шунда ук бар эшне дә яхшы башкара, хуҗалыктагы эшләр аңа җиңел бирелә, чөнки ул яштән үк бу эшләр белән таныш.

Совхоз таркалганнан соң, Иван агрофирмага механизатор булып урнаша. Тик ветврач һөнәрен ташламый, җирле фермерларга ярдәм итә. Соңрак аны үзләренә даими эшкә алалар.

Михайловлар һәрчак ике сыер асраган. Сөт тапшырудан гаиләгә өстәмә керем дә кергән. Әмма авылның ераклыгы һәм юлсызлыгы еш кына сөт җыючыларның анда барудан баш тартуына сәбәп булып торган. Шуннан соң Иван Михайлов сөтне үзе җыярга карар кыла. Бу 2017 ел була. Шул вакыттан бирле алар үз хуҗалыкларында да сыерларның баш санын арттыра башлыйлар. Бүген алар 15 баш МЭТ асрыйлар, шуларның 10сы - савым сыеры.

 Михайловларның көне иртәнге дүртенче яртыда башлана. Сыерларны икәү ике саву аппараты белән савалар. Уртача тәүлеклек савым 200 литр тәшкил итә.

 Аннары Ирина автобуста Красный Октябрь мәктәбенә бара, ә Иван авылдашларының тагын дүрт хуҗалыгында, Красный Октябрьдә һәм Яңа Чишмәдә сөт тапшыручылардан сөт җыя. Барлык сөт (600 литрдан артык) Яңа Чишмә заводына озатыла. Узган ел Михайловлар сөт ташу машинасын яңартканнар.

Юлсызлыктан бусы да озак тормаска мөмкин, шуңа күрә эшләгән акчаны һәр очракка кичектерергә туры килә, ә тагын маллар абзарын яңартырга кирәк. Бурычка алып төзиселәре килми.

«Тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, кинәт зур хуҗалыкны тота алмасак, ә бурычларны кире кайтарырга кирәк ич», - диләр Михайловлар. Хәзер безнең ярдәмчеләребез бар да бит.   Кызыбыз Ангелина бер елдан тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм шәһәргә укырга китәчәк. Ә хәзер ул хуҗалыкта да, бакчада да яхшы ярдәмче».

Уллары Владислав Түбән Камада эшли һәм быел университетны тәмамлый. Әлегә өйләнмәгән һәм буш вакыты бар, терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итәргә кайта.  Безнең үз җиребез - 15 гектар люцерна чәчтек. МТЗ тракторы, пресс-җыйгыч, чапкыч бар. Быелга җитәр дип өметләнәбез. Ә ашлыкны фермерлардан сатып алабыз.

Җәй көне авылда ял итәргә вакыт юк, әмма бу без гел эшлибез, дигән сүз түгел, әлбәттә, ял да итәбез, табигатькә чыгабыз, дуслар белән очрашабыз. Тыныч кына яшибез. Күктәге йолдызларга үрелмибез, җирдә булганыннан канәгать», - диләр Михайловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев