Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин пенсия алды яшенә җиткән кеше булуым турында белешмәне каян ала алам? Моңа сайт аша заказ бирә аламмы?»

- Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан закон нигезендә яңа ташламалы категория гражданнар – пенсия алды яшенә җиткән затлар каралган. Әлеге категория өчен социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар билгеләнгән.

Мәсәлән, мәшгульлек үзәкләре андыйларга эшсезлек буенча югары пособие бирәләр, һөнәри белем бирү һәм «предпенсионерларның» квалификациясен күтәрү программалары белән шөгыльләнәләр. Шулай ук салым ташламалары, ел саен диспансерлаштыру белән бәйле ташламалар бирелә.
Күпчелек очракта пенсия алды яше категориясе, аның артуын исәпкә алып, пенсия яшенә кадәр биш ел кала билгеләнгән. Әгәр булачак пенсионер вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокуклары булган льготниклар категориясенә керсә, пенсия алды яше һәм, димәк, мондый очракларда ташламалар алу хокукы пенсия билгеләү өчен күрсәтелгән нигезләр барлыкка килгәнче, биш ел эчендә барлыкка киләчәк.
2019 елда «предпенсионерларга» 1959-1963 елгы ир-атлар һәм 1964-1968 елгы хатын-кызлар керә.
«Предпенсионер» статусы турында мәгълүматны Пенсия фондына бармый гына – ведомство сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. PDF һәм XML форматында белешмә берничә секунд эчендә әзер була. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында теркәлгәннән соң, пароль һәм хисап язмасы логины ярдәмендә шәхси кабинетка керергә, «Пенсия» бүлегендә «Гражданны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмә (өземтә) алырга» вкладкасын сайларга кирәк. Теләгән очракта, белешмәне электрон почтада алырга, саклап калырга, бастырып чыгарырга, шулай ук «мөрәҗәгатьләр тарихы» бүлегендә карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев