Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем шәҗәрәм»: республика конкурсы игълан ителде

Узган ел конкурс Татарстанда һәм аннан читтә җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну уятты.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» исемле генеалогик тикшеренүләр Республика конкурсы игълан ителде. Конкурс 2020 елның 19 февраленнән 20 апреленә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручы.
"Үткәрелә торган конкурсның максаты - шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, тарих белән кызыксынуны үстерү, архив чыганаклары белән эшләүгә җәлеп итү, - дип билгеләп үтте Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты архив мөдире Ольга Кашаева. - 2019 елда бу конкурс республика архивчылары тарафыннан үткәрелгән иде инде, ул Татарстанда һәм аннан читтә җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну уятты".
Эшләр барлык теләүчеләрдән биш яшь төркеме буенча кабул ителә: башлангыч сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәрге һөнәри техник училищеларда укучы һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр. Һәр төркемдә үз җиңүчесе билгеләнәчәк.
 Эшләр читтән торып 2 этапта карала: муниципаль этапта - 19 февральдән 20 мартка кадәр һәм республика этабында - 2020 елның 21 мартыннан 20 апреленә кадәр. 18 яшьтән өлкәнрәкләр конкурсның икенче этабында уккатнашалар.
Республика этабына һәр төркемнән бер эш җибәрелә.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге адресына электрон рәвештә һәм/яки кулдан, почта аша гариза тапшырырга кирәк.
Тел. 8(84348)2-22-75, электрон почта Arhiv.Nsm@tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев