Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минималь хезмәт хакы күләме артты

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) аена 12792 сум тәшкил итә.

Татарстанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасындагы Килешү нигезендә икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Хезмәт хакын түләү буенча хокук бозуларга юл куйган эш бирүчеләр штраф салу рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла.

Гыйнвардан хезмәт хакы күрсәтелгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләнә торган хезмәткәрләр 2-24-97 (район башкарма комитетының икътисад бүлеге) һәм 2-23-43 (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге) телефоннарына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев