Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«МИР» картасына күчү ел ахырына кадәр озайтылган

Яңа Чишмә РПФ бүлеге хәбәр иткәнчә, «МИР» картасына күчү вакыты 2020 елның 31 декабренә кадәр озайтылган.

«МИР» картасын пенсия, социаль түләүләр һәм ана капиталыннан айлык түләүләр алучыларга рәсмиләштерергә кирәк.

Бу банк картасына пенсия алучы гражданнарга кагыла. Әгәр пенсионер акчаны почта аша ала яки пенсия саклык кенәгәсенә күчерелә икән, аның өчен берни дә үзгәрми.

-Яңа Чишмә районында 4164 пенсионерның 2508зе – почта аша, ә 1300дән артыграгы - банк картасына пенсия ала, - дип хәбәр итте безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев