Мошенник корбаны булудан саклан
Татарстанда көн саен 50гә якын кеше дистанцион аферистлар корбаны була.
Соңгы вакытта республика территориясендә, шул исәптән Яңа Чишмә районында да, компьютер мәгълүматларыннан мошенникларча файдалану - «Дәүләт хезмәтләре»нә хокуксыз керү, мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен, Интернет челтәрен һәм мобиль элемтә чараларын кулланып, җинаятьләр кылу очраклары ешайды.
2024 елның 9 аенда Татарстанда 25395 шундый җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44,8 %ка күбрәк. Шул ук вакытта дистанцион рәвештә кылынган җинаятьләрнең 16,3 %ы гына ачыкланган (2023 елда бу күрсәткеч 22,8% тәшкил иткән).
Яңа Чишмә районы ЭЭБнең тикшерү төркеме агымдагы елның 9 аенда «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аккаунтларга хокуксыз керү фактлары белән бәйле 26 һәм мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрне кулланып, мошенниклык кылу фактларын ачыклау белән бәйле 21 җинаять эше кузгаткан. Китерелгән зыян күләме якынча 8,2 млн сум тәшкил иткән. Әлеге җинаятьләрнең 25,4 %ы ачыкланган.
2024 елның 6 аенда Россия буенча мошенниклар гражданнардан 9 млрд сумнан артык акча урлаганнар (!). Узган ел белән чагыштырганда үсеш - 11 %тан артык.
Килеп туган вазгыятьне анализлау акча урлауның төрле ысуллары барлыгын күрсәтә.
Мошенник белән сөйләшкәнегезне ничек аңларга?
Әгәр дә мошенник «Мобиль элемтә хезмәткәре» образында сөйләшсә:
- тариф планының үзгәрүе турында хәбәр итә
- хезмәт күрсәтүне туктату белән яный
- килешүне яңадан рәсмиләштерергә тәкъдим итә
- телефонга килә торган кодларны хәбәр итәргә куша
Әгәр дә мошенник үзен «Дәүләт хезмәтләре» порталының куркынычсызлык хезмәте»ннән дип тәкъдим итсә:
-шәхси кабинетка хокуксыз керү мөмкинлеге белән куркыта
- онлайн-кредит рәсмиләштерү омтылышы турында сезгә хәбәр итә
- шәхси мәгълүматларның читкә китүе турында әйтә
«Банк хезмәткәре» образында сөйләшкән мошенник
- акча урлау яки кредит рәсмиләштерү омтылышы турында хәбәр итә
- яңа кредит алырга тәкъдим итә
- акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерергә үгетли
Хокук саклау органнары хезмәткәре буларак үзен тәкъдим иткән мошенник:
- шәхси мәгълүматларның читкә китүе буенча тикшерү алып баруын әйтә
- аферистларны тоткарлауда ярдәм сорый
- сезне дәүләткә хыянәт итүдә гаепләргә мөмкин.
Шуны онытмагыз! Сезгә таныш булмаган телефон номерыннан килгән чакыруга җавап бирмәскә яки аралашуны тиз арада туктатып, тиешле оешманың кайнар линиясенә шалтыратырга кирәк.
Уяу һәм тыныч булыгыз, таныш булмаган номерлардан шалтыратучыларның янауларыннан курыкмагыз. Акча күчерү белән бәйле операцияләрне башкарганчы бу хакта танышларыгызга яки туганнарыгызга хәбәр итегез.
Диләрә Шәйхетдинова, ЭЭБнең тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев