Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар кармагына эләкмәгез

Һәр икенче яңачишмәлегә явыз ниятле кешеләрдән шалтыратулар килә

Соңгы елларда алдау юлы белән кылынган җинаятьләр саны артканнан-арта бара. Элек товарның куллану үзлекләре, товарлар китерү, эшләр башкару турында алдауда чагылган мошенниклык өстенлек иткән булса, хәзер мобиль элемтә һәм Интернет челтәре, яки башкача әйткәндә, заманча мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып башкарыла торган мошенниклык киң тарала.

Редакциянең ничек алдакчылар корбаны булмаска, дигән соравына Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Александр Митрясов җавап бирә.

— Александр Николаевич, безнең районда яшәүчеләр күпме алдау хәбәрләре һәм шалтыратулар ала? 

— Безнең районда соңгы вакытта һәр икенче кешегә диярлек шалтыратулар яки хәбәрләр килә. Явыз ниятле кешеләрнең корбаннары өлкән яшьтәгеләр генә була дип уйлау, дөрес булмас иде, бу алай түгел. Мошенникларның хәйләләренә теләсә кем эләгергә мөмкин. Аларга каршы тору өчен аңлы һәм кирәкле вакытта дөрес карарлар кабул итү мөһим.

Мошенниклар кешегә махсус психологик йогынты ясыйлар, шул рәвеәле кеше үзе дә сизмәстән финанс мәгълүматларын ача, аларга акча күчерә яки, хәтта акчаны башкаларның кулына тапшыру өчен кредит та ала. Мошенниклар үз корбанына берничә тапкыр шалтыратып, шул исәптән телефон номерларын алыштыру технологиясен дә кулланып, финанс оешмаларның һәм башка компанияләрнең ялган сайтларына сылтама белән электрон хатлар һәм хәбәрләр җибәрә ала.

— Күпләр WhatsApp номерына билгесез шалтыратулар да килә дип сөйли. Аларга җавап бирергә ярыймы?

— Еш кына WhatsApp мессенджерыннан Россия Үзәк банкы, шулай ук ЭЭМ, ФСБ, Тикшерү комитеты яки кәрәзле оператор исеменнән, банк, кәрәзле оператор логотибы яки формалы кеше фотосы белән шалтыратулар килә. Мондый шалтыратуларга җавап бирмәгез, белегез, бу — МОШЕННИКЛАР.

— Безнең район территориясендә иң киң таралган мошенниклык схемалары нинди?

— Бүгенгесе көндә «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетын «вату» — Яңа Чишмә районы территориясендә мошенниклыкның иң киң таралган схемасы булып тора, анда мошенникларны баету өчен кулланыла торган гражданнарның шәхси мәгълүматлары саклана. 

Мисал: сезгә мобиль челтәр аша яки WhatsApp мессенджерыннан шалтыраталар, үзләрен МТС кәрәзле операторы хезмәткәре яки башка оператор буларак тәкъдим итәләр, элемтә сыйфаты турында сорашалар һәм гамәлдәге килешүнең тиздән тәмамлануын һәм сезнең телефон номерыгыз башка кешегә тапшырылу ихтималын әйтеп, алга таба да кәрәзле оператор белән килешүне озайтырга сорыйлар. Әлбәттә, кеше ризалаша, ә мошенник кәрәзле элемтә салонына килергә кирәкмәвен, барысын да үзе эшләячәген белдерә, сездән бары тик SMS-кодларны әйтеп бару гына сорала.

Шуннан соң сезнең телефонга кәрәзле элемтә операторыннан түгел, ә «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан SMS-кодлар килә, аларның берсе дүрт, икенчесе алты санлы. БУ КОДЛАРНЫ БЕРКЕМГӘ ДӘ ӘЙТМӘГЕЗ.

Әлеге кодларны алгач, мошенник «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына бик җиңел керә һәм шәхси кабинетка керү өчен парольне үзгәртә ала. Аннары сезгә төрле банк оешмаларыннан кредитка гаризаны раслау турындагы SMSлар килә башлый.

Бу очракта уйламыйча карарлар кабул итмәгез, ә тиз арада күп функцияле үзәккә (КФҮ) барыгыз, анда «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси кабинетына керү өчен парольне үзгәртеп ясарга кирәк. 

Әгәр дә сезнең кәрәзле элемтә, sim-карта, тариф планы белән проблемалар булса, сез һәрвакыт күпсанлы кәрәзле оператор офисларның теләсә кайсында хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә яки үзегезнең кәрәзле операторның кыска номерына шалтыратып, мәсьәләне хәл итә аласыз. Шулай ук кредит алуны раслаучы sms-кодлар килгән банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итеп, әлеге проблема белән полициягә дә мөрәҗәгать итегез. 

Уяу булыгыз, мошенниклар кармагына эләкмәгез һәм бу мәгълүматны туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга да җиткерегез.

Сорауларны Лариса Федорова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев