Музей педагогикасы — мәктәпкәчә белем бирүдә
«Золотой ключик» балалар бакчасында район семинары узган
27 февральдә музей директоры «Мәктәпкәчә белем бирүдә музей педагогикасын инновацион технология буларак куллану» дигән тема буенча Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасы базасында үткәрелгән район семинарында катнашкан. Ул мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен оештырылган һәм анда бакча мөдирләре, тәрбиячеләр, музей хезмәткәрләре, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү методисты Ләйсән Әхмәтшина да катнашкан.
Өлкән һәм әзерлек төркеме балалары башкаруындагы музыкаль композиция семинарның бизәге булган. Аларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмаган, семинарда катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иткән.
Педагогларның эш тәҗрибәсе презентацияләр, күргәзмәләр, мастер-класс формасында тәкъдим ителгән. Алар әлеге чараны әзерләүгә һәм оештыруга иҗади якын килгәннәр. Бакчадагы мини-музей иң камил тәрбия институтына әверелгән, чөнки балалар бакчаларындагы заманча музейлар үз экспозицияләре һәм экспонатлар булуы белән генә түгел, ә иң элек, балалар белән алып барыла торган тәрбия эшенең эчтәлеге белән дә кыйммәтле. Һәр мини-музей — ул танып белү үзәге, тәрбиячеләр, балалар һәм ата-аналарның уртак эш итү нәтиҗәсе.
Семинар уңышлы һәм кызыклы үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев