Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музейда Халыклар бердәмлеге көненә квест

Яңа Чишмә Туган якны өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Мы разные, мы равные!» чарасы узган.

Биредә Яңа Чишмә мәктәп-балалар бакчасының өченче сыйныф укучылары катнашкан. Алар төркемнәргә бүленеп, командаларына исемнәр уйлап тапканнар. Һәр команда маршрут кәгазе алган, анда станцияләрнең исемнәре һәм аларны узу тәртибе күрсәтелгән.

Беренче станция «Гимн России» дип аталган. Биредә балалар Россия Федерациясе Гимны язылган кәгазьләр алганнар. Анда кайбер сүзләр төшереп калдырылган. Квестта катнашучылар төшереп калдырылган сүзләрне әйтү генә түгел, бердәм рәвештә РФ гимнын да башкарганнар.

Икенче станция - «Народная». Монда укучыларга мәкальләрне чишәргә кирәк иде. Аннан соң берничә станцияне «үткәч», Россия турында сканвордлар һәм филвордлар чишкәннәр. 

Әлеге мавыктыргыч квест катнашучыларга Халыклар бердәмлегенең мөһимлеге турындагы белемнәрен күрсәтергә, шулай ук илебезнең бай тарихы һәм мәдәни традицияләре турында күбрәк белергә мөмкинлек биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев