Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намуслы хезмәткәр

Яңачишмәле Андрей Буйняков малай чагыннан ук шофер, хәтта дальнобойщик булырга хыялланган. Әмма чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүе аның булачак һөнәренә карата фикерен үзгәрткән, ул формалы кием, погоннар һәм Устав буенча яшәү аныкы икәнен аңлаган. Хезмәт иткәннән һәм туган ягына, өенә әйләнеп кайтканнан соң ул балачак хыялын һәм формалы кием киеп...

Яңачишмәле Андрей Буйняков малай чагыннан ук шофер, хәтта дальнобойщик булырга хыялланган. Әмма чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүе аның булачак һөнәренә карата фикерен үзгәрткән, ул формалы кием, погоннар һәм Устав буенча яшәү аныкы икәнен аңлаган.
Хезмәт иткәннән һәм туган ягына, өенә әйләнеп кайтканнан соң ул балачак хыялын һәм формалы кием киеп эшләү теләген берләштереп, полициягә эшкә килә. Шофер, полиция прапорщигы Андрей Буйняков Яңа Чишмә бүлекчәсендә инде 17 ел хезмәт итә. Тугры һәм намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр полиция бүлекчәсе җитәкчелеге һәм ТР эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән.
-Кизү тору бүлегенең "Газель" машинасы Андрей Викторович аркасында һәрчак төзек һәм һәлакәт булган урыннарга ашыгыч рәвештә чыгып китү өчен әзер тора. Ул хезмәткә бик тә җаваплы карый, энергияле, теләсә кайсы вакытта район халкына да, хезмәттәшләренә дә ярдәмгә килергә әзер, - дип сөйли аның хакында полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Илнар Вәлиуллин.
Андрей Буйняков өйләнгән, ике баласы бар.
Лариса ФЕДОРОВА Шофер - полицейский һәм "Газель" машинасы хокук тәртибен саклауга һәрчак әзер. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев