Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намуссыз подрядчы Яңа Чишмә районында үзара салым акчаларын үзләштерүне тоткарлый

Районның күпчелек авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын файдалану буенча планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.

26 октябрьгә үзара салым акчасының барлык суммасыннан, ә бу 18,5 млн. сум тирәсе, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен 11,5 млн. сум күчерелгән. Тагын 3,8 млн.сумнан артык акча үткәрелгән торглар һәм конкурслар буенча лимитта тора.

Файдаланылмаган 3,1 млн. сум күләмендәге акча кышкы чорда юлларны чистарту һәм карап тотуга билгеләнгән.

Акбүре (89%), Архангел (87%), Акъяр (80%), Екатерина (81%), Яңа Чишмә (80%) һәм Зирекле (77%) авыл җирлекләрендә акча яхшы үзләштерелә. Ә менә Шахмай һәм Тубылгытау авыл җирлекләрендә, намуссыз подрядчы («Абрелла» ҖЧҖ, ул юлларга вак таш салуны башкарырга тиеш) аркасында, әлегә акча үзләштерелмәгән. Подрядчы бары Шахмай авыл җирлегендә генә эшкә керешкән, ә Тубылгытау АҖдә әлегә эшләр башланмаган, бары вәгъдә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев