Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешенең матурлыгы эше белән

Нефтьче Хамзә Җәләлетдинов 55 яшьлеген билгеләп үтә

Нефтьче… Әлеге һөнәр үз эченә байтак тырышлык, хезмәт һәм шул исәптән җаваплылык та ала. Моның шулай икәнлеген һәр кеше дә аңлыйдыр.

Белгәнебезчә, нефтьче ул - бораулаучы да, монтажчы да, торба үткәрүче дә булырга мөмкин. Әлеге һәнәр иясе нефть ятмаларында нефть скважиналары урнаштырыр өчен җир бораулый, скважиналарны кирәкле җиргә урнаштыра, шулай ук нефтьне дә кудыра. Акбүре авылында нефтьче булып эшләүче кешеләр байтак. Аларның күбесе өлкән яшьтәге нефтьчеләр. Авыл тормышы авыр дип, эш эзләп, авылдан читкә китүчеләр юк. Барысы да нефть өлкәсендә намус белән хезмәт куя. Шунысын да әйтергә кирәк, нефтьче эше җиңел түгел. Кышмы, җәйме, кыскасы, ел әйләнәсендә төрле механизмнар, төрле агулар белән эш итәргә, скважиналарны урнаштырыр өчен 650 метр тирәнлектә җир казырга туры килә аларга.

Хамзә Мәхмүт улы Җәләлетдинов үзенең туган ягы - Яңа Чишмә районы Акбүре авылында яши. Нефтьче эше авыр булса да, анда  эшләгәненә ул бер дә үкенми. Нефтьчеләрдә эшләгәнче, ул авыл хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшләде.

- Хәзер эшләр өчен  барлык шартлар да тудырылган, кирәкле аппаратлар бар. Ә шулай да, минем уемча, нефтьче эше  авыр булган һәм авыр булып калачак та, – ди ул.

Хезмәттәшләре төрле яшьтә булсалар да, алар бик тату эшлиләр. Гомер буе эш дип җанын фида кылган, туган колхозы, районы, республикасы өчен көч түккән, файда китергән гади кешеләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләү, хөрмәт итү - алар өчен иң зур бүләк булып тора.

Лаеклы ялда булса да, Хамзә Мәхмүт улы эшләвен дәвам итә әле.

- Тормыш иптәшем Гөлчәчәк Нургали кызы белән бер-беребезне хөрмәт итеп, киңәшләшеп, тату яшибез.  Улыбыз Ришат, киленебез Наилә, Рияз белән Дилә исемле оныкларыбыз - безнең зур шатлыгыбыз.

Бүгенгесе көндә мин бик бәхетле. Аллага шөкер, шәһәрдәгечә яшибез - өебезгә газ, су кергән, керне автомат машина юа. Балалар атна саен кайтып, ярдәм итеп торалар. Ходай безне исәнлектән, күңел тынычлыгыннан гына аермасын, - ди Хамзә Мәхмүт улы.

Әйе, Хамзә Җәләлетдинов кебек тыйнак һәм уңган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Балаларының игелеген күреп, туганнарының, күршеләренең хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Картаерга һич тә ашыкма!

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев