Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен суга төрлечә түлибез

Район җирлекләрендә узган җыеннарда шактый сораулар бирелде. Шуларның берсе Акъярда узган җыенда бирелгән иде – су өчен түләү тарифы ни өчен аерыла.

Халык, ни өчен 1 куб. м су өчен аерма 4 сумнан артык тәшкил итә, дип сорады.
Районның икътисад бүлеге су белән тәэмин итүнең эшчәнлекнең җайга салынулы төре булуын аңлата. Тарифларны җайга салу ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кайбер күрсәткечләрне исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Ә нәкъ менә, су чыгымнарын (эл.энергиясе), торак пунктларда насосларның һәм су белән тәэмин итү системасындагы төзексезлекләрне бетерү буенча запас частьләр белән ремонт эшләренә тотылган чыгымнарны исәпкә алып.  
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз карары белән 2020 елга «Яңа Чишмә ТКХ» МУП өчен суга тарифлар билгеләде:
Яңа Чишмә, Петропавел, Акъяр, Красный Октябрь, Әдәмсә, Черемухово, Тубылгытау һәм Чабаксар авыл җирлекләре кулланучылары өчен тариф 25,12 сум/куб.м тәшкил итә (ә 2020 елның 1 июленнән – 2020 елның 31 декабренә чаклы - 25,62 сум/куб. м).
Ленино, Екатерина, Архангел, Акбүре, Буревестник авыл җирлекләре кулланучылары өчен тариф 24,92 сум/куб.м тәшкил итә (1.07.2020 – 31.12.2020 - 25,44 сум/куб. м).
Шахмай авыл җирлеге кулланучылары өчен тариф 20,66 сум/куб. м тәшкил итә (1.07.2020 – 31.12.2020 - 20,73 сум/куб.м).
Зирекле авыл җирлегендә яшәүчеләргә эшмәкәр Зарипов Н.Г. хезмәт күрсәтә һәм тариф 21,27 сум/куб.м тәшкил итә (1.07.2020 – 31.12.2020 - 21,75 сум/куб. м).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев