Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ни хәлләрдә яшисез, толлар?

    Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә ис­ке ге­нә бер йорт­та Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны­ның тол кал­ган ха­ты­ны Де­ми­на Еле­на Сте­па­нов­на яши.

    Аның ире Ва­си­лий Ни­ко­ла­е­вич, 1921 ел­да ту­ган, 1939 ел­да Кы­зыл Ар­мия саф­ла­ры­на хез­мәт­кә алын­ган. Ул 1941 ел­ның язын­да де­мо­би­ли­за­ци­я­лә­нер­гә ти­еш бул­ган, тик өе­нә 5 ел­дан соң гы­на әй­лә­неп кайт­кан. 7 ел бу­е­на ул сол­дат ите­ге һәм ши­нель ки­еп, ку­лы­на ко­рал то­тып Ва­тан­ны сак­ла­ган. Бер­ни­чә тап­кыр яра­лан­ган, бә­хет­кә, яра­ла­ры җит­ди бул­ма­ган, әм­ма шу­шы яра­ла­ры үзе үл­гән­че­гә ка­дәр аяу­сыз су­гыш­ны ис­кә тө­ше­реп йө­дәт­кән. Ве­те­ран 77 яшен­дә ва­фат бу­ла.

    Үз ва­та­ны­на - Горь­кий шә­һә­ре­нә кайт­кач, В.А. Де­мин хәр­би за­вод­ка эш­кә ур­на­ша, шун­да үзе­нең бу­ла­чак ха­ты­ны Ле­на­ны оч­ра­та. Еле­на Сте­па­нов­на су­гыш ел­ла­рын­да шу­шы за­вод­та эш­ли. Ире­нең яра­ла­ры аңа фи­зик һәм пси­хологик як­тан авыр­ту ту­ды­ра баш­ла­гач, ха­ты­ны шә­һәр­дән үзе­нең ту­ган авы­лы­на - Ар­хан­гел Бис­тә­се­нә кү­чеп кай­ту ту­рын­да сүз куз­га­та һәм күн­де­рә дә. Ике­се дә кол­хоз­да - ул сле­сарь, ха­ты­ны төр­ле эш­ләр­дә эш­ли. Дүрт ма­лай үс­те­рә­ләр. Бү­ген­ге­се көн­дә ике­се ге­нә исән-сау. Хә­зер Еле­на Сте­па­нов­на ис­ке ге­нә бер йорт­та бер улы­ның га­и­лә­сен­дә яши. "Кы­сан бул­са да, кү­ңе­лең киң бул­сын" ди­сә­ләр дә, 89 яшь­тә кү­ңел ди­гә­нең ты­ныч­лык те­ли шул, ә аны­сы юк икән бит, шу­ңа да ту­ган­нар ара­сын­да бә­хәс­кә ке­рү­ләр дә бул­га­лый. Ан­дый чак­лар­да кар­чык бер­ту­га­ны­ның улы­ның тор­мыш ип­тә­ше Ан­на Бар­су­ко­ва өе­нә ку­нар­га ки­тә, аны­сы исә ял­гы­зы яши, әби­не кыз­га­на. Ле­на әбе­кәй Ан­на­ны яр­дәм­че­се һәм кот­ка­ру­чы­сы дип атый. Аңа мон­да ях­шы, тик ба­ры­бер үз өе ки­рәк аңа: Ан­на Ни­ко­ла­ев­на­ның ку­нак­чыл­лы­гын­нан һәм из­ге­ле­ген­нән күп­ме фай­да­ла­ныр­га бу­ла, аның үзе­нең дә аны ку­нак­ка ча­кы­ра­сы ки­лә.

    Аңа дип яңа йорт тө­зе­лә­чә­ге ту­рын­да хә­бәр ит­кәч, баш­та ышан­ма­ган, ә ан­на­ры кө­тел­мә­гән бә­хет­тән елап ук җи­бәр­гән: "Ни­һа­ять тыныч­лап яшәр­мен", - ди­гән. Һәм ул яңа өй­гә ку­нак­ка ча­кы­ры­ла­чак ке­ше­ләр­не үк бар­лый (хы­ял­ла­на) башлаган, алар рус сол­дат­ла­ры­ның ба­тыр­лы­гын оныт­ма­ган, ве­те­ран­нар һәм алар­ның га­и­лә­лә­ре ту­рын­да кай­гыр­тып, авыр ми­нут­лар­да карт­лар­га яр­дәм итү­че­ләр, ди.

    Әм­ма әле­гә җир­не ге­нә рәс­ми­ләш­тер­гән­нәр, тө­зе­леш баш­лан­ма­ган, кар­чык исә озак кө­тәр­гә­ме икән, дип бе­раз бор­чы­ла. АҖ башлыгы Ни­на Сер­дюк: "Та­гын бе­раз көт ин­де, әбе­кәй, хә­зер чын­нан да яңа үз өең бу­ла­чак", - дип, аны ты­ныч­лан­ды­ра.

    Әдәм­сә авы­лын­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны­ның тол кал­ган ха­ты­ны Ве­ре­тен­ни­ко­ва На­деж­да Ива­нов­на яши.

    Ул озак ел­лар авыл ху­җа­лы­гын­да: баш­та тер­лек­че­лек фер­ма­сын­да, ан­на­ры кыр эш­лә­рен­дә хез­мәт куя. Аның ире Петр Ни­ко­ла­е­вич, су­гыш­тан кайт­кач та (ул Ерак Көн­чы­гыш­та 2 ел да 6 ай су­гыш­кан), тер­лек­че­лек­тә эш­лә­гән. Су­гыш ту­рын­да ис­тә­лек бил­ге­се бу­лып аның би­тен­дә җөй кал­ган - яр­чык яра­сы. Ве­те­ран 46 яшен­дә ва­фат бу­ла, ха­ты­ны һәм дүрт ба­ла­сы ятим кал­ган. На­деж­да Ива­нов­на­га ял­гы­зы гы­на ху­җа­лык алып ба­ру, ба­ла­лар үс­те­рү һәм укы­ту җи­ңел бул­мый. Әм­ма ба­ры­сын да укы­та, эш­кә һәм ке­ше­ләр­не хөр­мәт итәр­гә өй­рә­тә. Ә ме­нә ях­шы йорт тө­зер­гә кө­че дә, ак­ча­сы да җит­ми. 30 ел ир­сез яшәп, аның өе ярак­сыз хәл­гә кил­гән, ан­да ки­рәк­ле шарт­лар да юк, ин­де ме­нә кы­зы Та­и­сия өе­нә кү­чен­гә­не­нә дә 9 ел бул­ган. Әле ярый авыл­да кы­зы яши, На­деж­да Ива­нов­на ту­ган авы­лын һич таш­лап ки­тә ал­мас иде, кү­ңе­ле ан­да бик нык бе­рек­кән.

    Та­и­сия Пет­ров­на До­ро­фе­е­ва - На­деж­да Ива­нов­на­ның кы­зы, ра­йон­да аны ях­шы бе­лә­ләр­дер - ул кы­ру­чы (то­карь) бу­лып эш­ләү­че бер­дән­бер ха­тын-кыз. Га­раж ос­та­ха­нә­сен­дә аңа эш һәр­чак җи­тәр­лек, ир­тә яз­дан ка­раң­гы көз­гә чак­лы авыл ху­җа­лы­гы эш­лә­ре­нең кыз­ган ча­гы, аның өе­нә кай­тыр­га ва­кы­ты да кал­мый. Пе­шек­че яр­дәм­че­се бу­лып эш­ләү­че оны­гы Лю­ба да гел эш­тә. Шу­лай да На­деж­да Ива­нов­на яман­су­лап утыр­мый, кө­чен­нән кил­гән­чә өй­дә, йорт­та, бак­ча­да эш­ли. Яз­мы­шын­нан зар­лан­мый, ире бе­лән яшә­гән ел­ла­рын ки­ре кай­та­рып бул­ма­вы­на гы­на кө­е­нә. Ве­те­ран­ның тол кал­ган ха­ты­ны үзе­нең сө­е­не­че бе­лән дә ур­так­лаш­ты: "Пе­тя ис­тә­ле­ге итеп ми­ңа йорт тө­зер­гә вәгъ­дә бир­де­ләр", - ди­де һәм өс­тәп: "Кө­теп җит­ке­рә алыр­мын­мы? Кай­чан тө­зи баш­лый­сы­ла­ры да әле бил­ге­сез", - ди­де.

    Без бу со­рау бе­лән Ха­лык­ка мат­ди яр­дәм күр­сә­тү үзә­ге­нә мө­рә­җә­гать ит­тек. Һәм уңай җа­вап ишет­тек: "Ра­йон­да озак ел­лар тө­зе­леш эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Х. Ә. Бил­да­нов, под­ряд­чы, бер­кай­чан да сы­нат­ка­ны бул­ма­ды. Ул 6 ай эчен­дә йорт­ны тө­зеп бе­те­рер­гә вәгъ­дә итә, ди­мәк сен­тябрь­гә йорт әзер бу­ла­чак".

    Елена степановна демина

    Надежда Ивановна Веретенникова Автор фотосы Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: