Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никахлашу сарае тирәсе нинди булырга тиеш

16 гыйнварда Яңа Чишмәдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге бинасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

Казан архитекторларының проекты буенча фикер алышуга район үзәгендә яшәүчеләр: район Советы һәм башкарма комитеты, төрле учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, эшче яшьләр, пенсионерлар җыелды.
Традиция буенча яңачишмәлеләрне берничә өстәл артында төркемнәргә бүлделәр. Төркемнәр проектны аерым карап тикшерсен, уңай һәм тискәре якларын билгеләп, үз тәкъдимнәрен кертсен өчен һәрберсендә генпланның кәгазь күчермәсе, карандашлар һәм фломастерлар куелган иде. Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов чыгыш ясады, аның төзелеш һәм инфраструктура буенча урынбасары Ренат Габетдинов Яңа Чишмәдә һәм районда җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча ниләр эшләнүе турында сөйләде. Аннары ике җитәкче дә проект буенча фикер алышу төркемнәренең берсенә кушылды.
Аның авторы архитектор Әлфия Шәфыйкова экранда эскизлар, генплан, проектның 3D-визуальләштерүен күрсәтте. Бу территория ЗАГС бинасы янында Студенец елгасы буенда урнашкан. Проектта яшелләндерү, җәяүлеләр сукмагы, чәчәк түтәлләре, эскәмияләр, яктырту элементлары, арт-объектлар, никахларны теркәүнең җәйге зонасы, амфитеатр һәм суга төшү юлы, таганнар белән япма, киң ябалдашлы тал янында фотозона каралган.
Төркемнәр эшкә кереште һәм 30-40 минуттан соң проектка өстәмәләр әзер булды. Җәяүлеләр зонасында авыл тарихы темасына яктылык сибүче стендлар, җырлаучы фонтаннар, яңа өйләнешүчеләрнең яңа тормышы башлануны символлаштыручы Биг - Бен стилендәге сәгатьләр урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Студенец аша булган күперне ярымтүгәрәк итеп, территорияне яктыртуны югарырак күтәрүне, нокталы яктырткычлар куюны сорадылар. Яшьләр җиргә куелган батут, яңгырдан качу өчен беседка тәкъдим итте. Алга таба чүкеп ясалган астан яктырткычлар белән коймалау, шәхси сектордан һәм йорт хайваннарыннан территорияне койма белән әйләндереп алу каралган. Кышын зона яктырткыч объектлар белән аерылып торсын өчен күперне яктыртырга, металл конструкцияләрне күбрәк ясарга. Яр буе линиясен төзекләндерергә, ә нәкъ менә түгәрәк чуерташ салырга.
Архитектор билгеләп үткәнчә, барлык тәкъдимнәр дә адекват һәм ул эшкә алыначак. Ренат Габетдинов мәйдан буенча территория чикләнгән, шуңа күрә проектка барлык тәкъдимнәр дә керә алмый, әмма максатка ярашлы һәм гамәлгә ашырыла торган нәрсәләр төзиячәкләр, дип искәртте.
Соңыннан яңачишмәлеләр бу яр буе зонасы булуын һәм язгы ташу бөтенесен дә бозарга мөмкинлеген исәпкә алуны сорадылар. Ринат Фәсахов, барлык тәкъдимнәрне дә караячаклар, финанс мәсьәләләре җайланачак, һәм тиздән Яңа Чишмәдә, һичшиксез, җәмәгатьчелек күзләрен сөендерә торган яңа, матур җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк, дип вәгъдә итте.


Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев