Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләр көне алдыннан Шахмай музеенда «Ягез әле, әниләр!» дигән чара булып узган

Бәйрәмнең төп кунаклары, әлбәттә, әниләр булган.

25 ноябрьдә Әниләр көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее»нда  АҖ башкарма комитетында, балалар бакчасында, мәдәният йортында, медпунктта эшләүче хатын-кызлар катнашында «Ягез әле, әниләр!» дигән чара үткән. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте:

 «Чара конкурс рәвешендә үтте. Баштан конкурсант-әниләр командаларга бүленеп, үзләренә исем сайладылар. Аннары конкурс биремнәрен үтәүгә керештеләр. Алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләр белүдә ярыштылар. Шулай ук әниләр курчак төрделәр,  бишек җырларын җырладылар, «ниса» га бетә торган  исемнәр уйлап таптылар, йомгакны урадылар, хәтта, тиз  генә рәссам да булып алдылар.

Жюри әгъзаларының берсе булган «Ак калфак» оешмасыннан Илсөяр  Дәүләтшина, бәйгегә нәтиҗә ясап, әниләргә бик матур теләкләрен җиткерде. Диплом һәм бүләкләр тапшырылганнан соң, матурлык компаниясенең бьюти-эксперты, консультант Ләлә Усманова мастер-класс үткәрде. Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте»,-дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев