Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Номиналь счет буенча пенсия алу

РПФ балигъ булмаганнарга һәм эшкә сәләтсез пенсионерларга пенсия түләүләренең үзенчәлекләре турында искә төшерә.Балигъ булмаган яки эшкә сәләтсез гражданинның законлы вәкиле (ата-анасы, опекун, попечитель) үзендә тәрбияләнүченең (опекага алынган) пенсиясен китерүнең законда каралган теләсә кайсы ысулын сайларга хокуклы: почта элемтәсе оешмасы, финанс-кредит учреждениесе аша.


Балигъ булмаганнарның, эшкә сәләтсез пенсионерларның пенсияләрен китерү үзенчәлеге булып менә ниләр тора: пенсия алуга пенсионер үзе хокуклы, шуның белән бергә пенсияне тапшыруны эшкә сәләтсез, балигъ булмаган гражданинның, шулай ук аның законлы вәкиле исеменә дә башкарырга мөмкин.
Пенсияне исәпләү кредит оешмасында счетны пенсионер исеменә дә, аның законлы вәкиле исеменә дә ачарга мөмкин. Әмма, әгәр дә законлы вәкил опекага алынган кешенең пенсиясе аның счетына күчүен теләсә, бу очракта счет номиналь (язылган) булырга тиеш.
Номиналь счет файдалану өчен уңайлы: опекага алынган кешенең акчасын салдыру өчен опека һәм попечительлек органнарының рөхсәте кирәкмәячәк. Әгәр дә законлы вәкилгә карата бурычларын түләттерүгә башкару кәгазе (язуы) килсә, номиналь счеттан акча салдырылмый.
Номиналь счет буенча операцияләрне туктату, номиналь счетта булган акчаларга арест яки исәптән төшерү кебек гамәлләр законлы вәкилгә рөхсәт ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев