Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәм - сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәр елны мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котладылар.

Котлауда әлеге өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә социаль әһәмияткә ия бурычларны хәл итүне тәэмин итәләр. Елдан-ел ТКХ линиясе буенча хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра бара. Районда суүткәргеч линияләрен яңарту, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итүне яхшырту (ә болар халыкның тормыш шартларын яхшыртуга булышлык итәләр) буенча байтак эш эшләнде. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, күрсәтелә торган хезмәтләрнең ассортиментын киңәйтәсе, бу өлкәдә эшмәкәрлекне үстерәсе бар, диелгән.
Котлауда барлык хезмәткәрләргә ныклы исәнлек һәм иминлек, ә предприятиеләргә - ышанычлы партнерлар һәм рәхмәтле клиентлар теләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев