Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри табышка салым: уңай һәм тискәре яклары

Әлфия Закирова - чәчтараш, 2003 елдан шәхси эшмәкәр буларак эшләгән. «Минем салым» кушымтасында июнь башында теркәлгән.

- Яңа салым режимы күпкә җиңелрәк, шәхси эшмәкәрдәге күк, бернинди кәгазь чуалчыклыклары да юк, - дип уртаклашты ул. - Шәхсән минем өчен уңайлыклар: салым азрак, түләргә уңайлы-телефоннан ук. Программада керем суммасын кертәм, чек формалаштырам һәм клиентка шәхси эшмәкәр өчен кирәк булган касса аппаратыннан башка гына җибәрәм. Салымны да телефоннан Интернетта түләргә уңайлы.


Андрей Якимкин халыкка ветеринария хезмәте күрсәтә: ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә, йорт хайваннарын дәвалый. Параллель рәвештә авыл хуҗалыгы оешмаларында ветврач булып эшли һәм читтән торып КГАВМ да аспирантурада укый. «Минем салым» кушымтасында яз көне теркәлгән.

Бизнесны рәсмиләштерү үзмәшгульлекнең төп өстенлеге дип саный.  – Ныклап торып үз эшең белән шөгыльләнергә була, - дип саный ул. - Ә керем үз активлыгыңа бәйле.  
Өченче үзмәшгуль Гөлчәчәк Якупованың бурычы-хатын-кыз матурлыгын тудыру. Маникюр остасының клиентларына төрле тәкъдимнәре бар: тырнакларны үстерүдән алып махсус гель составлары белән каплап ныгытуга кадәр. Кушымтада май аенда теркәлгән, ә даими клиентлары шәхси эшмәкәр булып 6 ел эшләү дәверендә барлыкка килгән.
- Асылда, үзмәшгульлектә барысы да канәгатьләндерә, - дип сөйләде ул. - Шунысы кызганыч, монда Пенсия фондына мәҗбүри акча күчерү каралмаган. Әмма һәркемнең пенсия тупланмаларын мөстәкыйль эшләргә хокукы бар. Үзмәшгуль кеше үзе Пенсия фондына күчерсә, хезмәт стажы җыела башлый. Алынган салым да керемгә, күпме керем күрсәтүгә бәйле, бу суммадан 4 % алына.
Әлбәттә, күпме кеше, шулкадәр фикер, әмма https://www.tvoedelo.pro/ сайтына керергә киңәш итәбез. Бәлки үзмәшгульләр уңышы тарихын укып, сез дә үз бизнесыгызны ачарга хәл итәрсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев