Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ольга Шилова: “Янәшәмдә мин яраткан һәм мине яраткан кешеләр“

    "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Яңа Чишмә Картлар йортыннан өлкән шәфкать туташы Ольга Шилова җиңүче булды. 8 март бәйрәме алдыннан ул үзе, сайлаган һөнәре һәм гаиләсе турында сөйләде. -Минем өчен "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясе гади атама гына...

    "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Яңа Чишмә Картлар йортыннан өлкән шәфкать туташы Ольга Шилова җиңүче булды. 8 март бәйрәме алдыннан ул үзе, сайлаган һөнәре һәм гаиләсе турында сөйләде.
    -Минем өчен "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясе гади атама гына түгел, анда минем тормышым чагыла! Безнең һөнәргә кешеләр төрлечә килә, әмма эштә үз һөнәрен сайлауда ялгышмаганнары гына кала. Безнең тырышлык аркасында авырту басыла, без сер саклаучылар, кайчакларда бер адым ясый, кулларына кашык тота алмаучылар өчен, авыруларын азга гына оныттырып торуда булышучылар - ярдәмчеләр булып торабыз. Минем һөнәрем җаваплылык, тәҗрибә, белем генә таләп итми, ә кешеләрне яратырга, шәфкатьле һәм игътибарлы булуны сорый. Зур түземлелек һәм әдәпле булу, кешенең хәлен тоя, кирәкле сүзләр таба белү кирәк. Болар миңа җиңел биреләме соң? Юк, җиңел түгел..., әмма кайгыртучанлык күрсәтү аркасында өлкән яшьтәге авыру кешеләрнең күзендә әле күпмедер яшәргә теләү чаткысы күрү көч өсти, сине көтеп торучылар барын белеп, эшкә чыгып йөгерәсең...
    Медицина хезмәткәре булырга Ольга балачактан ук хыяллана. Биология һәм химия аның яраткан фәннәре була, мәктәптә "Аҗаган" уенында ул бары тик "шәфкать туташы" гына булган, урамдагы авыру песи балаларын өенә алып кайтып дәвалаган, әнисе дә аңа каршы килмәгән. Шуңа күрә дә кем булырга дигән сорауга аның җавабы әзер булган. 1997 елда Чистай медучилищесын тәмамлаганнан соң Яңа Чишмә РҮХ-нең "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә фельдшер булып эшкә килә.
    -Монда мин ярыйсы гына тәҗрибә тупладым. Әмма 2000 нче елда Картлар йортына фельдшер булып күчү турында үзем өчен гади булмаган карар кабул иттем. Ни өчен гади булмаган? Чөнки эшем дә, коллектив та бик ошый иде, тик кечкенә улым булганга, көндезге эш графигы кирәк иде. Картлар йортында мин уналтынчы ел эшлим һәм бер генә дә үкенмим. Нәкъ менә монда мин тормыш мәктәбен уздым, профессионал буларак үстем. Мин һәр яктан уңдым, яхшы коллективка эләктем. Нәкъ менә монда мин үземнең нинди мохиттә эшләвемне аңладым һәм нәрсәне яхшыртырга, ә иң мөһиме - моның өчен шәхсән үзем ниләр эшли алуым хакында уйландым.
    Ольга интернат-йортка 1 млн. 100 мең сум акча откан проектларны эшләүгә алынган. Бу 500 мең сумга теплица төзергә "Витамины круглый год" проекты, "Двор, где оживает душа" проекты - территорияне төзекләндерүгә 300 мең сум, "Волшебный мир" проекты - психологик бушану бүлмәсен җиһазлауга 300 мең сум акча китергән. Аннан кала, читтән торып укып, педагог-психолог белгечлеген алган Ольга шунда яшәүчеләр өчен "Долголетие: активность и творчество" дип аталган психологик ярдәм программалары да эшли (әйтик, тәмәке ташларга теләүчеләр һ.б. өчен).
    Әлбәттә, аның һөнәри осталыгы Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бәяләнгән, араларында республика һәм бөтенрәсәй һөнәри осталык конкурсларында призлы урыннар яулаган өчен бирелгәннәре дә бар.
    Ике улы да чыгарылыш сыйныф укучылары: Александр - 11, Антон 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Икесе дә гитара һәм баян классы буенча Балалар сәнгать мәктәбен "бик яхшы" билгеләренә тәмамлаган.
    -Балалар - минем ышанычым һәм терәгем". Тормышта булган бар яхшылык - алардан килә. Шулай килеп чыкты инде, аларны мин ялгызым тәрбияләдем, һәм әйбәт тәрбия бирдем дип ышанам. Балалар хакына автомобиль дә йөртәм, чөнки район үзәгеннән еракта торам, балалар музыка мәктәбенә дә, спортзалга да җитешсеннәр дип тырышам.
    Күп вакыты эшкә һәм гаиләсенә китсә дә, мавыгуларга да вакыт табарга тырыша ул. Ольга тегә, бәйли, чигә, макраме үрә, бассейнга йөри. Аның шашка, чаңгы, бадминтон буенча район спартакиадаларында призлы урыннар яулап алган дипломнары да бар. Ул бүлмә гөлләре үстерә, кунаклар каршыларга ярата. Кыскасы, Ольга күпкырлы шәхес. Өстәвенә, шигырьләр дә яза, "Ел хатын-кызы" конкурсында "Я помню всех своих больных..." дип аталган бер шигырен дә укыган иде.
    -Мин бик бәхетле кеше, чөнки янәшәмдә мин яраткан һәм мине яраткан кешеләр. Чөнки үз эшемне яратам һәм һөнәри киләчәгемне дә нәкъ менә шушы интернат-йортта күрәм, - диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: