Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлеге нәтиҗәләре

1 октябрьдән 10ына кадәр Яңа Чишмә районында Өлкәннәр ункөнлеге узды. Ул өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләрен безгә тапшырулары, игелекле һәм зирәк булулары өчен хөрмәт күрсәтү максатларында оештырылган.

Район башлыгы Вячеслав Козлов райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Иванович Быков янында булган, аны туган көне һәм Өлкәннәр көне белән котлаган.  Ветеранның туган көнендә аның өенә Чирмешән районыннан кайтарылган гаилә уты салынган капсуланы китергәннәр, чөнки Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна инде 68 ел бергә гомер итәләр.

Ункөнлек дәвамында 75 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга (ә алар бездә 740 кеше) 700 сумлык азык-төлек пакетлары таратылган. 

Социаль хезмәткәрләр  социаль хезмәтләр алучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котлаганнар.
 «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре  Зәйтүнә Шәйдулла кызы Хамәт-вәлиеваны 85 яшьлек, ә Рәшидә Хафиз кызы Харисованы 80 яшьлек юбилейлары белән котлаганнар.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә Яңа Чишмә Интернат - йортында булганнар. Алар өлкәннәргә витаминнар тутырылган кәрзинне тапшырганнар, ныклы сәламәтлек теләгәннәр, ә «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы балалар әби-бабайлар өчен буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр, алар белән биеп алганнар, фотосессия оештырганнар.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногманов һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова Интернат-йортта яшәүче өлкәннәрне тантаналы рәвештә бәйрәм белән котлаганнар. Район мәдәният йорты вәкилләре бәйрәм рухы булдырыр өчен музыкаль номерлар һәм чыгышлардан торган мәдәни программа күрсәткәннәр, концерт тамашачыларга сөенечле һәм шатлыклы минутлар бүләк иткән. 

4 октябрьдә Интернат-йортта өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм табыны оештырылган, анда төрле тармак ветераннарын да чакырганнар. Биредә яшәүчеләр өчен бәйрәм өстәлен әзерләү Хәйрия фонды акчалары ярдәмендә мөмкин булган.

 «Бәйрәм кичәсе бик матур үтте, без хәйриячеләребезгә, Интернат-йортның барлык хезмәткәрләренә һәм җитәкчесенә картлыкны хөрмәт иткәннәре, безгә кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез», - диде монда 10 елдан артык яшәүче Нина Алексеевна Болдова.

Яңа Чишмә мәчетендә дә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм табыны оештырылган, анда  Интернат-йортта  яшәүче әби-бабайларны чакырганнар. Алар, үз чиратларында,  мөхтәсибәткә күрсәткән игътибарлары өчен зур рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Интернат-йорттагы өлкәннәр-не беренчеләрдән булып бәйрәм белән «Теремок» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар котлаганнар.

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы укучылары да укытучылары белән бергә биредә яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлаганнар. Алар белән мастер-класс үткәргәннәр, әби-бабайларны үз бүләкләрен тапшырып сөендергәннәр.

Ә 10 октябрьдә волонтерлар һәм «Аҗаган» клубы хезмәткәрләре Интернат йортта яшәүчеләр белән нейрогимнастика дәресе үткәргәннәр, игътибарга мохтаҗ өлкәннәрне үзләренең котлаулары белән шатландырганнар.

Яңа Чишмә парикмахеры Гөлнур Хәйруллина да әби-бабайларга «игелекле хезмәтләр» күрсәткән. Ул социаль хезмәтләр алучы 15 кешегә бушлай чәчләрен кискән һәм барлык теләүчеләргә прическалар ясаган.
Шулай ук волонтер Елена Захарова да игелекле гамәл башкарган. Ул Интернат-йорт территориясен бизәү өчен 180 данә лалә суганчыгы алып килгән. Киләсе язда алар өлкәннәрне чәчәк атып сөендерер, дип өметләнәбез.

 Мәктәп укучылары һәм юнармия отряды әгъзалары пенсионерларны - ветеран укытучыларны өйләренә барып Өлкәннәр көне белән котлаганнар һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм иткәннәр.
Бу көнне аларның һәркайсы әби-бабайларга шатлык-куаныч китергән, аларга көн саен кирәк булган игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән.  Яңа Чишмә үзәк китапха-нәсендә лаеклы ялда булган хезмәткәрләр белән очрашу узган. 

Чарада матур сүзләр, җылы теләкләр яңгыраган, элеккеге китапханәчеләр үзләренең хәтер-хатирәләре белән уртаклашканнар, истәлекләрен яңартканнар.  Очрашу ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр - татар халкының милли ризыклары рецептлары белән китаплар тапшырылган.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Көзге яфраклардан, чәчәкләрдән һәм фотографияләрдән коллаж» дигән иҗади мастер-класс үткәргәннәр. Чара барышында Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең фотосурәтләрен кулланып, матур һәм оригиналь эшләнмәләр булдырганнар.

Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында район мәдәният йортында Яңа Чишмә районы халкы өчен бәйрәм концерты оештырылган.

Аннары барлык кунакларны чәй табыны артына чакырганнар, анда өлкәннәр аралашуларын үткәннәрне искә алып дәвам иткәннәр.

«Олимп» универсаль спорт залында Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган «Өченче яшь» спартакиадасы узган, әби-бабайлар дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, пуля белән атуда ярышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев