Өлкәннәрне хөрмәтләп
Чертуш АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләре 6 май көнне «Ветеран янында кунакта» акциясе кысаларында «Сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре» дип аталган очрашу үткәргәннәр. Бу хакта Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итә.
-Бөек Җиңү көне якынлашканда, ел саен Чертуш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче сугыш чоры балалары, тыл ветераннары янына барып, аларның хәлен белә, бүләкләр тапшыра.
Без быел тыл ветераны, сугыш вакытында 14 яшеннән Казанда хәрби заводта эшләгән Шәйхетдинова Фигаль апаның хәлен белдек. Ул чордагы авыр вакытларны искә төшердек, фотолар карадык.
Сугыш чоры баласы — Газизова Ләтифә әбинең дә хәлен белдек. Ул җиде яшеннән колхозда олыларга ярдәм итеп эшли башлаган. «Күпме авырлыклар күрсәк тә, без бердәм идек», — ди ветеран. Әйе, бердәмлек булганда гына Җиңү булачак!
Исән -сау булыгыз, хөрмәтле ветераннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев