Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

Ункөнлек кысаларында авыл җирлекләрендә чәй табыны янында концерт программалары, өлкәннәрнең өйләренә барып, азык-төлек пакетлары өләшү һәм башка чаралар уза.

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм учреждениеләре белән берлектә бәйрәм чарасы узды.
Өлкәннәр көне уңаеннан һәм Укытучылар көне алдыннан музей хезмәткәрләре педагогик хезмәт ветераннары: ноябрь аенда үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтүче ТАССРның атказанган укытучысы Садыйкова Зоя Ивановна; Фәсахов Рифгать Гаяз улы, Фәсахова Сәкинә Гариф кызы өйләрендә булдылар. Лаеклы ялда булганда, укучылары аларда еш кунак булуларын, күңелсезләнеп утырмауларын теләделәр.
- Хөрмәтле пенсионерларыбызны һәм хезмәттәшләребезне – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Гариф улын һәм Зәйтүнә Гафур кызын укытучылар көне белән котларга дип музейга чакырдык, - дип сөйләде музей директоры Лидия Лотфуллина. - Бу көнне аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре, эчкерсез йөрәкләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Кадыйрова Минкамәр апа, 11 октябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Идрисова Рушания апа белән очраштык. Пенсионерлар безнең килүебезгә, кечкенә генә татлы бүләкләребезгә, аларны тыңлап, алар белән күңелләренә хуш килерлек итеп сөйләшеп утыруга бик шат иделәр.
 2 октябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Гөлнар Сабирова да Шахмай авылында яшәүче өлкәннәр өчен шундый сәфәр ясаган.
Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов клуб һәм китапханә мөдирләре белән берлектә өлкәннәрнең өйләренә барып хәлләрен белешеп, булган проблемаларын язып, бәйрәм белән котлаганнар, бүләк пакетлары өләшкәннәр.
Архангел авыл җирлегендә өлкәннәр өчен бик матур чара үткәрелгән.
2 октябрьдә Волчья Бистәсе авыл мәдәният йортында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгыраган. Соңыннан чәй табыны артында күңелле аралашу, яшь чакларны искә алып, яраткан җырларны җырлаганнар.
4 октябрьдә төрле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр Яңа Чишмәдә узган өлкәннәр спартакиадасында катнаштылар. Мәсәлән, Екатерина авыл җирлеге вәкилләре  Л.В. Бадяева һәм В. И. Крылов 1 һәм 2 урыннарны яулаганнар.
Бәйрәм чаралары Новопоселенная Лебедкада һәм Красный Октябрь АМЙ да җирле ветераннар ансамбле чыгышы һәм Чабаксар, Петропавел авыл җирлекләрендә чәй табыны артында узган.
2 октябрьдә Петропавел авылы китапханәсендә «Собеседница» һәвәскәрләр берләшмәсе пенсионерлары җыелган. Китапханәче бәйрәмгә багышланган программа әзерләгән. "Әңгәмәдәшләр" төрле конкурсларда һәм викториналарда үз көчләрен сынап караганнар, ә соңыннан бәйрәм табыны янында узган елларны искә төшергәннәр.
Әдәмсә авыл мәдәният йорты каршындагы "Ләйсән" вокаль ансамбле 3 октябрь көнне бәйрәм уңаеннан клубта концерт оештырган, анда өлкән яшьтәге авылдашлары кунак булып килгән. Концерт программасы беркемне дә битараф калдырмаган, тамашачылар бик теләп тыңлаганнар һәм кушылып җырлаганнар. Җирле артистлар кунакларга күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләгәннәр. Бакташ поселогында мәдәният йорты юк, әмма авылның өлкән яшьтәге кешеләре барыбер артистларны көтә, чөнки концерт йортларда уза. Күптән түгел узган сайлаулар алдыннан концерт Яшел урамында узган. Бакташлылар очрашудан бик канәгать калган:"Сез безнең өчен бик кадерле кунаклар, тагын килегез". Бу юлы өлкәннәр ункөнлегендә Нәбиуллина Миниса апа өенә җыелганнар. Рәхмәтуллин Минабетдин абыйны туган көне белән котлаганнар, аның гармунына кушылып әбиләр халык җырларын искә төшергәннәр һәм хәтта биегәннәр дә.
Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә өлкән яшьтә аеруча. Өлкәннәр ункөнлеге өлкән буынга тирән ихтирам белдерү һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләренә рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X