Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы яшьтәге олы куанычлар

Красный Октябрь бистәсендә яшәүче активист Павел Нестеров турында очерк.

Гамьле гомер

Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 15 миллионнан артык өлкән буын кешесе актив озын гомер юлын сайлый: яңа һөнәрләр үзләштерә, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә. Яңа Чишмә районында бу тенденцияне 76 яшь яңа җиңүләр вакыты дип санаучы кешенең мисалы раслый. Таныш булыгыз: Павел Егорович Нестеров.

 

Авыл иртәсе

Тәрәзә артында — иртәнге 5, Павел Егорович бер чынаяк иртәнге кофесын эчкән инде. Өйдәгеләрне уятмас өчен, акрын гына үзе кайнатып алган.

«Алга таба – ишегалдына разминкага чыгам, - дип елмая ул. - Минем күнегүләрем үзенчәлекле: яраткан этемне ашатырга, сыйпарга, тагаракка азык салырга һәм тавыкларны санап чыгарга, алар белән сөйләшергә кирәк. Ул җан ияләре белән сөйләшеп алмасаң, көнең уңмас».

Аннары – җәяүле маршрут. Һава торышы нинди булуга карамастан, поселок юллары буйлап 3 километрдан 4 километрга кадәр җәяү йөреп кайта ул. Җәй көне –бер сукмактан, кыш көне — икенче сукмактан атлый. Аяклар авыртканда – көч-хәл белән уза. Йөрү гадәте тиктомалдан барлыкка килмәгән, каты авырудан соң туган. Берничә ел элек көчле салкында йорт янында канализация торбасы каткан. Павел Егорович, озак уйлап тормыйча, ломга тотынган - туң җирне казыган. Эшне эшләп чыккан, ә аннары... «шуннан соң китте инде…» — дип искә ала ул калтыранып. Врачлар иң начарын юрыйлар: йә инвалидлык, йә тагын да мөшкелрәк булырга мөмкин.

«Исән калмам дип уйлаган идем. Ләкин бераз терелгәч, үз-үземә ачыктан-ачык әйттем: мин яшь түгел инде, тизлекне киметергә һәм дөньяны артык кумаска кирәк. Безнең яшьтә физик хезмәт авырлык китермичә, шатлыкка булырга тиеш. Ә хәрәкәт кирәк. Хәрәкәт ул –  тормыш».

Шулай итеп, аның расписаниесендә көндәлек чакрымнар һәм кырыс дисциплина барлыкка килә. «Ялкауланасы киләме?» дигән сорауга ул чын күңелдән: «Килмичә! Бер-ике минут ятып торам да, бер йомшаклык күрсәтсәң, аннары ияләнерсең дә агач төбе шикелле ятарсың аннары уйлап куям. Шуннан соң сикереп торам!», - ди.

 

Мәхәббәт һәм 76да вальс

Нестеровлар гаиләсендә үзара аңлашу хөкем сөрә. Хатыны Александра Николаевна белән алар инде бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар. Хатыны аның балык тотуга булган мәхәббәтен уртаклашмый (күңелсез, ди), аның каравы аның белән гөмбә һәм җиләккә  бик теләп йөри. Карты кармак тотып озак кына ялгыз утырганда борчыла башлый – авырудан соң ул мондый хәлләрне  бик кырыс чикләргә тырыша.

«Мин хатыныма барысы өчен дә рәхмәтлемен: мәхәббәте өчен, кызларыбыз Татьяна һәм Елена өчен, йортыбыз өчен. Ходайга да гомерем өчен бик рәхмәтлемен».

Нестеровларның гаилә бәйрәмнәре турында аерым язарга кирәк. Яшьтән үк биергә ярата алар, бигрәк тә – вальс. «Яшьне исәпкә алып, — дип көлә Павел Егорович, — без хатыным белән тантаналарда шундый «яндырып биибез», тамада хәтта безгә призлар бирә».

«Көмеш волонтерлар» командасына Павел Егоровичны авылдагы хатын-кыз активисткалар чакыра. Уйлап та тормыйча риза була. Хәзер аның Түбән Кама төзелешендәге авыр хезмәтне һәм туган җирендә эш белән үткән 50 елын хәтерләгән куллары окоп шәмнәре ясый һәм маскировка ятьмәләре үрә.

«Бу –  яшьлектән үк килгән осталык, - дип аңлата үзе. -  Хәзер ул бигрәк тә кирәк».

Ул шулай ук чын күңелдән шигырьләр укый һәм, Җиңү көне алдыннан сугыш турында шигырьләр уку марафонында катнашып, Диплом белән бергә көчле алкышлар рәвешендә тамашачылар рәхмәтен яулаган.

 Красный Октябрь бистәсендә яшәүче активист Павел Нестеров турында очерк

Аның «20 яшьлек егет урынына сугышка мине чакырыгыз» шигыре өлкәннәрнең генә түгел, укучыларның да күңеленә үтеп керә. Ул үзе 2 ел 7 ай хезмәт иткән. Сугышка барырга туры килмәсә дә, сугыш турындагы һәр сүзне йөрәге аша үткәрә.

 

 Җырлап бетермәгән һәм уйнап бетермәгән

Павел Егорович  үзенең яшьләрчә ашыгуы турында гына үкенә хәзер. «Гармунда яки гитарада уйнарга өйрәнү теләге бар иде. Ләкин тырышлык җитмәде: һаман ашыктым, нәрсәгәдер өлгермәүдән курыктым. Ә хәзер авылдагы кичке тынлыкны баян уйнап бозасы килә! Кызганыч...»

Аның каравы күптән түгел генә җырлый башлаган. «Задорушка» вокаль төркеме составында җырлый, анда барлык катнашучылар — хатын-кызлар. Бер ул гына – ир затыннан. Ханымнар көй өйрәнгән  арада, ул бармаклары белән көй чыгара алган баянчы Татьяна Ивановага кызыгып карый.

 Красный Октябрь бистәсендә яшәүче активист Павел Нестеров турында очерк

 Красный Октябрь бистәсендә яшәүче активист Павел Нестеров турында очерк

 

Нестеровтан киңәш

«Яңарак кына пенсиягә чыккан һәм тормыш бетте, дип курыккан кешегә нишләргә?» -  дип кабатлап сорый Павел Егорович һәм ышанычлы итеп җавап бирә: «Җебеп төшмәскә! Хәрәкәтләнергә. Телефон аша түгел, очрашып аралашырга. Һәм үзегезгә караганда авыррак хәлдә булганнарга ярдәм итәргә кирәк».

Картлык шатлык түгелме?  «Әгәр сәламәтлек һәм дуслар булса — шатлык», - дип җавап кайтара активист. Ә аның авыруы турында онытырга һәм һәр көннең ямен табарга җитәрлек дуслары бар.

Хәзер Павел Егоровичка 76 яшь. Ул автомобиль белән идарә итә (Түбән Камадагы туганнары һәм райондагы дуслары янына бара), 4 км җәяү йөри, ансамбльдә җырлый һәм сугышчылар өчен шәмнәр ясый. Һәм әгәр дә кемдер 70тән соң яшәү — сүнеп баручы кышкы кич, дип әйтсә, ул, тәрәзә артында кыш булса да, якты вакыйгалар белән тулы җәй, дип әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев