Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онлайн – сораштыру: райондагы коррупция турында яңачишмәлеләрнең фикере

Сентябрьдә Яңа Чишмә районының рәсми аккаунтына язылучылар арасында «Яңачишмәлеләр районда коррупциянең торышы турында нәрсә уйлый» дигән онлайн сораштыру үткәрелгән иде.

Сораштыру нәтиҗәләре

«Язылучылар үзләренең проблемаларын ришвәт бирү юлы белән хәл итүләрен билгеләп үткәннәр: 10 кеше - Яңа Чишмә РҮХдә дәваланганда (14%), 7 кеше - район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәндә (11%) һәм шул кадәрле үк кеше - армиягә чакырылу мәсьәләләрен хәл иткәндә (11%)» - Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләүче комиссия утырышында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева әнә шундый саннарны белдергән.

Шулай ук респондентларның яртысы үз проблемасын акчага хәл итү фактлары белән очрашмавын күрсәткән, әмма икенче яртысы мондый хәл белән очрашуын билгеләп үткән, өстәвенә 19 кеше (25%) безнең район территориясендә.

  Грантлар һәм субсидияләр мәсьәләсенә килгәндә, сораштырылучыларның 68% ы аларны беркайчан да алмаган, 7 кеше (15%) район территориясендә, сораштырылучыларның 17%ы  республика дәрәҗәсендә (министрлыкларда һәм ведомстволарда) коррупция фактларына юлыккан.

Сораштыруда катнашкан 42 кешенең 19ы   район башкарма комитетының теге яки бу бүлекләрендә коррупция фактларына юлыгуы турында җавап биргән, калган 23сенең җаваплары  тискәре.

Коррупция фактлары турында хәбәр итәргә һәм коррупцияне бетерү өчен хезмәттәшлек итүгә әзер дип 5 кеше (16%) генә җавап биргән, ә 16 кеше (48%)  андый хезмәттәшлек бер нәрсәне дә үзгәртмәячәк, дип саный. Әгәр сез районда коррупция һәм ришвәтчелек фактларына тап булсагыз, бу хакта 2-32-49 ( район башлыгы ярдәмчесе), 2-26-73, 02- ЭЭМ, 2-31-80 (район прокуратурасы), 2-21-46 (“ЯЧХ” газетасы  редакциясе ) телефоннары буенча хәбәр итә аласыз.

 Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X