Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оныклары фронтовик бабалары алдындагы бурычларын үтәгән

Архангел Бистәсендә  яшәүче Надежда Алексеевна Никитина редакциягә шалтыратып, күптән  түгел туганнары белән 1943 елда сугышта һәлак булган бабасы каберендә  булуы турында сөйләде.

Некрасов Михаил Петрович (1901-1943 еллар) фронтка 1942 елның язында туган авылы Архангелдан чакырыла.  1943 елның кышында Михаил Петрович яраланганнан  соң өенә әйләнеп кайта, аннан кабат фронтка китә. Бу аның гаиләсе белән соңгы тапкыр күрешүе була. Берничә айдан соң гаиләгә “батырларча һәлак булды“ дип язылган кара кәгазь килә. Ул елларда һәр һәлак булган кеше турында тулы информация көтү урынсыз  була.
Аның кайда һәлак булуы, кайчан һәм кайда җирләнүе турында гаиләсе озак еллар берни белми. Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда аның гаиләсе (оныклары һәм оныкчыклары) Михаил Петрович турындагы мәгълүматларны “Мемориал“ һәм “Халык батырлыгы“ мәгълүматлар базаларында эзләргә хәл итә. Базалар 2007  елда Интернетта Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык сугышчылар турында РФ Оборона  министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп булдырыла.
Кызылармияче М.П. Некрасовның Саратов  өлкәсенең Энгельс шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән булуы (21.03.1943) нәкъ менә шулай ачыклана. Өеннән хәрби хәрәкәтләр барган урынга баручы Михаил Петрович утырган  поезд немец очучылары уты астына эләгә. Ул аннан чыга ала, тик соңыннан шартлаган бомба кыйпылчыкларыннан саклау өчен яшь кенә бер солдатны гәүдәсе белән каплый, ә үзе һәлак була. 
Әтиләренең шушы батырлыгы турында ул вакыт әле бик кечкенә булган балалары  Ольга, Валентина, Анастасия һәм Иван сугыштан соң  ук белгәннәр, бу хакта аларга көннәрдән бер көнне хәрби киемдәге чит бер кеше әйтә. Бу әтисе коткарган теге яшь кеше була. Ул,  әгәр дә исән калса, һичшиксез, үзен коткарган кешенең өенә барып, аңа рәхмәт әйтергә үз-үзенә сүз биргән (ант иткән)  булуы турында сөйләгән. Тик... аларның очрашуы булмый кала... Бары тик 70 елдан артык вакыт узгач кына балалары ниһаять әтиләре турында барысын да белгәннәр.
- Әни  бу көнгә  кадәр яшәде, - дип сөйли Ольга турында аның кызы Надежда Алексеевна.  - Ул аның каберенә барырга бик теләгән иде, тик  өлгермәде... вафат булды. Үләр алдыннан безгә үзенең соңгы теләген үтәргә кушты. Троица һәм Ата-аналар шимбәсе алдыннан мин, абыем Иван, аның хатыны, улым Павел белән Энгельста – һәлак  булган һәм яраларыннан үлгән сугышчылар җирләнгән  туганнар каберлегендә булдык. Анда зур гына бик матур һәйкәл һәм байтак фамилияләр язылган исемлек белән кабер ташы куелган. Без анда үзебезнең бабайның исемен таптык. Чәчәкләр куйдык һәм бер уч туган җир  туфрагы салдык, аны искә алдык... Бабабыз, әниебез һәм бөтен гаиләбез алдындагы бурычны үтәп, күңелебез җиңеләеп китте.
- Өйгә кайткач, шул ук төнне әни төшемә керде, юкса күптән  төшкә кергәне юк иде. Димәк, аңа да тегендә тынычрак булып  киткән... Бабабыз Некрасов Михаил Петровичның батыр солдат булуы, Ватаныбыз һәм балалары тынычлыкта яшәсен өчен гомерен дә кызганмавы белән горурланабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев