Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Опекага мохтаҗ 123 яңачишмәле «Кайгырту» үзәге күзәтүендә

    2019 елда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең 20 хезмәткәре статуслары булган 123 гражданны-сугышта катнашучы, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, өлкән яшьтәге пенсионер, инвалидны караган.

    «Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү адреслы якын килү нигезендә гамәлгә ашырыла, анда социаль хезмәтләр исемлеге һәм эчтәлеге сәламәтлек торышын, үз - үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалту дәрәҗәсен исәпкә алып билгеләнә», - ди «Кайгырту» үзәге директоры Жанна Черняк.

    Үзәк карамагындагылар саны якынча шул ук дәрәҗәдә кала бирә. Узган ел өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүдә 31 кеше булган, 22 кеше хезмәт күрсәтүдән алынган (4се – башка урынга күчеп китү белән бәйле рәвештә, 12се - үлем белән бәйле; 6сы - түләүле хезмәтләрдән баш тарту). 123 кешенең 44енә бушлай, 79ына өлешчә түләү нигезендә хезмәт күрсәтелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: