Оптимист булу һәм хезмәтне сөю - үзе сәламәтлек бит ул
17 ноябрьдә Красный Октябрь поселогыннан Мария Ивановна Мухановага 90 яшь тулды
Мария Ивановна инде 38 ел улы Александр гаиләсендә, башта Чистайда (улы биредә йорт салганнан бирле) Чистай янындагы Йолдыз поселогында яши. Өлкән улы Федор Красный Октябрьдә яшәгән, хәзер ул юк инде. Кызы Анна Казанда, кечесе Ольга Чистайда яши. Икесе дә әниләрнең хәлен белешеп, кайтып – китеп йөриләр.
Александр 40 елдан артык «Чистай» агрофирмасында инженер-механик булып эшләгән. Хәзер ул пенсиягә чыккан, ләкин әле эшли. Иртәнге сәгать 5тә планеркага китә, эштән кичке 7дә генә кайта. Өйдә әнисе һәм хатыны Любовь Николаевна кала. Мария Ивановна әле йөгереп йөри, аның бер җире дә авыртмый, тик аңа кычкырып сөйләргә генә кирәк - начар ишетә.
-Элек ничек җитез һәм эшчән булган булса, шундый булып калды да. Эшсез утырырга яратмый: бакчадагы эшләр, тавыклар карау һ.б. Тырманы да, көрәкне дә, себеркене дә тота. Без аны ачуланабыз, бирмибез, ләкин ул тыңламый. Әгәр үзенә берәр шөгыль тапмаса, йорт тирәсендә булса да йөри. Караватта ятып торырга яратмый. Ашарга ризыкны үзе дә әзерли ала, савыт-сабаны да юа. Ә болай, нигездә, хатыным пешерә. Ул минем тумышы белән Рус Чабаксарыннан. Чистайга мин ВУЗдан соң, юллама белән килеп эләктем, шулай калдым да инде, - дип сөйли Александр.
Улы әйтүенчә, әнисе - «бәрәңге җанлы» кеше икән: бәрәңгедән төрле ризыклар пешерергә ярата: кыздыра, пюре, фри ясый һ.б. Саша кечкенә булган чакта гаиләдә бәрәңгене 30 сутый утыртканнар, сыер, үгез, бозаулар, дуңгыз, сарыклар асраганнар. Күбрәк гаилә өчен генә, чөнки гаилә зур - дүрт бала. Ире үлгәннән соң Мария Ивановна аларны ялгызы гына тәрбияли. Продукциянең артыгын сатканнар, чөнки төрле эшләрдә эшләгән әнисенең хезмәт хакы нибары 60-70 сум гына булган.
- Бернинди ярдәм дә булмады. Терлекләр асрап көн күрдек. Хезмәттә үстек, - дип искә ала Александр. - Бәрәңге уңышының яртысын ул вакытта якында гына булган спирт заводына, ә үгезләрне иткә тапшыра идек: шулай итеп, гаиләгә 200-300 сум өстәмә акча керә иде. Укыганда, без югары стипендия алдык.
Мария Ивановна Петропавел Бистәсендә туган. Кыз фамилиясе Быкова. Красный Октябрьгә балачагында әти-әнисе белән күчеп килгәннәр. Гаиләдә икенче бала була, ә алар барлыгы алтау. Әтиләре фронтта сугышкан, яраланып кайткан һәм 4 елдан соң үлгән.
1941 елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Ләкин аны тәмамларга насыйп булмый. Кызны бик нык өргән тәрәзә янына утыртканнар, өстәвенә, сыйныфлар да җылытылмаган. Сабыйга салкын тигән (отит) һәм аның колагы ишетми башлый. Укырга да, язарга да өйрәнә алмыйча, мәктәпкә йөрүдән туктый. Бераздан соң дәвалана башлый, шифаханәләргә бара һәм ишетү сәләте яхшыра. 12 яшеннән эшли башлый, 55 яшендә пенсиягә чыга. Эскертләр өя, тегермәндә, ындыр табакларында эшли: 43 ел төрле эшләрдә хезмәт куя.
Сугыш вакытында гаилә авыр яши. Красный Октябрьдәге йорт бик кечкенә була. Мария Ивановна балачакта идәндә йоклаганнарын искә төшерде - караватта урын барысына да җитми, ә көзен басуда туң бәрәңге җыйганнар, аларның сыерлары булган.
Марияне укыту белән соңыннан ире Петр шөгыльләнә башлый. Александр әтисенең аны укырга һәм язарга өйрәтүен искә төшерде. Һәм өйрәтә дә! Бигрәк тә аның математикага сәләте яхшы була.
- Телдән шулкадәр оста исәпләп чыгара, - дип сөйли улы. -Миңа калькулятор кирәк, ә ул башы белән тизрәк саный. Бигрәк тә үз пенсиясен. Әгәр мәктәптә укыган булса, һичшиксез, отличник яки ударник булган булыр иде.
Мария Ивановнаның барлык балалары да яхшы укыган. Олы улы Федор авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлаган һәм 40 елдан артык совхозда баш инженер булып эшләгән, Александр да шул ук югары уку йортында белем алган (аның зәңгәр диплом). Кызлары урта махсус белем алганнар.
Балаларны әти-әниләр хезмәт сөючән итеп үстерәләр. Әтисе Петр Павлович алдынгы комбайнчы була, аның фотосы һәрвакыт Чистайның Дан аллеясында (ул вакытта район Чистай районы иде) Мактау тактасында эленеп торган. Алдынгы механизатор буларак, әтиләрен яхшы эшләгәне өчен автомобиль белән бүләкләгәннәр. Кызганычка каршы, 1972 елда ул тракторда әйләнеп капланган һәм һәлак булган. Ул вакытта өлкән Федор 10 нчы сыйныфта, Анна - 6 нчы, Александр - 4 нче сыйныфта укыган, ә Ольга мәктәпкә барырга гына тиеш була. Аларны тәрбияләү һәм тукландыру турында кайгырту әниләре җилкәсенә төшә. Александр искә алганча, әнисе дә, әтисе дә кырыс, әмма гадел кешеләр булган. Балаларын өлкәннәрне тыңларга һәм хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергәннәр.
- Тәртип бозган өчен, икеле алсак безгә каеш та эләгә иде, - дип көлә Александр Петрович. – Хәзер генә бит ул балаларны кыйнарга ярамый. Ә ул вакытта бу нормаль иде. Барысы да шулай тәрбияләнделәр. Әни хәзер дә безне акылга өйрәтергә тырыша әле, без җиденче дистәдә булсак та. Әлбәттә, үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтеп кенә инде.
Красный Октябрьгә Мария Ивановна кайткалап тора. Анда бертуганының балалары да, туганнары да яши. Кайвакыт әнисе үтенече буенча Александр аны зиратка, якын кешеләренең каберлекләренә дә алып бара.
Мария түти сүзләренчә, Александрда яшәү аңа бик ошый. Озак яшәү буенча Мария Ивановна инде 78 яшендә бакыйлыкка күчкән әнисен, шулай ук мәрхүм абыйларын һәм апаларын да узып киткән. Ходай аңа озын гомер насыйп иткән, сәламәтлек тә биргән. Өстәвенә, ул - оптимист һәм хезмәт сөючән кеше дә. Бу үзе дә озын гомер чыганагы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев