Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пастернак кайчандыр Чистайда яшәгән

Яңа Чишмә Картлар йортында рус шагыйре һәм язучы Борис Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды.

Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләр китап белән күптән дус. Китап укуга мәхәббәтне аларда волонтерлар-китапханәчеләр уятты. 7 февральдә алар анда әдәби сәгать үткәрделәр, анда катнашучыларны язучы - Нобель премиясе лауреаты биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырдылар, язучының Чистай шәһәрендә яшәү еллары турында видеофильм күрсәттеләр, аның шигырьләрен укыдылар.

«Кайчандыр күрше шәһәрдә яшәгән шундый танылган язучы тыңлаучыларны бик кызыксындырды. Алар Пастернакның биографиясе белән җентекләбрәк танышырга теләделәр, - дип сөйли социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина, - алар китапханәчеләрдән Борис Пастернакның китапларын алып килүләрен сорадылар».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев