Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсияне китерү юллары турында

Пенсияне китерү пенсионер теләге буенча пенсионерның счетына язып кую юлы белән кредит оешмасы аша яисә өйгә илтеп бирү юлы белән почта элемтәсе оешмасы аша башкарыла.

Пенсияне китерү юлын үзгәртергә теләгән очракта пенсия алучы кешегә пенсия алу урыны буенча шәхсән үзенә яки шәхесен раслаучы документы булган ышанычлы вәкил аша (аның тиешле тәртиптә расланган ышаныч язуы булганда) РПФ ның территориаль органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моннан тыш, пенсионер алда атап узган гаризаны РПФ сайтында "Гражданинның шәхси кабинеты" электрон сервис аша яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы аша тапшыра ала. Гаризаны әлеге юл белән тапшырганда пенсионерның РПФ территориаль органына шәхсән үзе килүе таләп ителми.
Шуның белән бергә РПФ-ның Яңа Чишмә район бүлеге Сезнең игътибарга түбәндәгене җиткерә: почта аша пенсия бирү адреслар буенча расланган график нигезендә башкарыла. Кредит оешмасына пенсияне пенсионер счетына язып кую айның 16 нчы числосында башкарыла. Яңа килешүләр нигезендә кредит оешмасына пенсияне пенсионер счетына язып кую айның 22 нче числосында башкарыла. Шул сәбәпле, пенсияне китерү юлы үзгәргәндә, мисал өчен, пенсияне почтадан пенсионерның кредит оешмасындагы счетына күчергәндә яисә бер кредит учреждениесеннән икенчесенә күчергәндә - пенсияне банкка кабул итү (язып кую) айның 22 нче числосында башкарыла.
Әгәр дә сез киләсе айдан пенсияне китерү юлын үзгәртергә теләсәгез, айның 25 нче числосына кадәр пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки айның 25 нче числосында пенсия алдагы айга булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев