Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсияне өстәмә финанслау: түләүләрне ничек алырга

Мин өстәмә финанслау программасы буенча тупланма пенсиягә ирекле взнослар түлим. 2015 елда мин түләүләр алган идем инде. Әйтегез әле, программада мин тагын күпме катнаша һәм взнослар түләүне кайчанга кадәр дәвам итә алам. Түләүләрне алу өчен миңа кайчан мөрәҗәгать итәргә ?

Пенсия тупланмаларына дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучының соравына Яңа Чишмә районының Клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Пенсия тупланмаларын булдыруда дәүләт ярдәме иминиятләштерелгән затлар тарафыннан иминият пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият взносларын түләү елыннан соң килүче елдан башлап 10 ел дәвамында гамәлгә ашырыла.  Әгәр программа кысаларында беренче түләү 2011 елда гамәлгә ашырылган булса, 2020 ел дәүләт  тарафыннан өстәмә финанслауның өстәмә взносларны түләүдә соңгысы булачак.

Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләнә торган түләү турындагы гаризаны беренче тапкыр гариза биргәннән соң 5 елдан да  иртәрәк бирергә ярамый. Мәсәлән, сез гаризаны 2015 елның ноябрендә  язган булсагыз, сез  2020 елның ноябреннән дә иртәрәк кабат мөрәҗәгать итә алмыйсыз. Гариза РПФның сайтында Шәхси кабинет  яки РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша электрон рәвештә тапшырыла.

Әгәр дә сез тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондында (НПФ) формалаштырасыз икән, түләүләр артыннан да шушы НПФга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәм, пенсия тупланмаларын дәүләт өстәмә финанслау программасында катнашучыларга булачак пенсиягә взносны 2020 ел ахырына кадәр кертергә кирәк. Бу очракта дәүләт, взносның күләменә карап һәм  ул елына 2 мең сумнан да ким булмаса гына,  өстәмә финанслауны тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев