Петропавел АМЙ белгечләре балалар өчен «Светофор ярдәмгә ашыга» дигән танып белү-куркынычсызлык сәгате үткәргән
23 майда Петропавел авыл мәдәният йорты белгечләре «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Светофор ярдәмгә ашыга» дигән чара үткәргәннәр.
Көн саен, юлларда, безгә байтак машиналар белән очрашырга туры килә. Югары тизлек һәм хәрәкәт интенсивлыгы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән бик игътибарлы булуны таләп итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәү генә шоферларның һәм җәяүлеләрнең гомерен саклап кала ала. Беренче карашка, балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре гади һәм аңлаешлы кебек, әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү шактый авыррак уза. Дәресләр кызыклы булырга һәм уен атмосферасында үтәргә тиеш.
Нәкъ менә шуңа күрә балалар кызыклы формада юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгытканнар. Алар эстафеталарда ярышканнар, юл билгеләре турында табышмаклар чишкәннәр, викторина сорауларына дусларча җавап биргәннәр. «Ялгышма» дигән уенда светофор сигналларын игътибар белән күзәткәннәр, «Бормалы юл» уенында үзләрен шоферлар ролендә сынап караганнар, ә «Күңелле светофор» уены барысын да күңел ачарга мәҗбүр иткән.
Соңыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы балалар җырына биеп тә алганнар. Чара тату һәм күңелле шартларда узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев